erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Тиздән җәйге каникуллар

Җәйге каникуллар башланыр вакыт җитте. Янгын күзәтчелеге бүлеге әти-әниләргә һәм балаларга көнкүрештә һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтә.

Җәйге каникуллар вакытында аеруча балалар куркынычсызлыгына игътибар бирергә кирәк.

Җәен балаларның буш вакытлары күп була. Алар тирә-юньгә нинди зыян килгәнен дә уйламыйча, шырпы, зажигалкалар  белән  уйнап бик зур бәла-казалар китереп чыгарырга мөмкиннәр. Бу хәлләрне булдырмас өчен даими рәвештә балалар белән сөйләшүләр алып барырга, аларга гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп торырга кирәк. 

Йортыгызда күзгә ташлана торган урында барлык гадәттән тыш хәлләр хезмәтләренең  телефон номерларын элеп куярга киңәш итәбез. Чөнки күп балалар әлегәчә коткару хезмәтенең яңа номеры 101 икәнен белми. Балагыз үзенең  яшәгән адресын һәм нинди булса хәвеф-хәтәр килеп чыккан очракта гадәттән тыш хәлләр бүлегенә шалтыратып үзенең  кайда, нинди адрес буенча, нинди хәл булганлыгын аңлата белергә тиеш. Көнкүреш электр җиһазларын дөрес итеп куллану кагыйдәләрен дә өйрәтегез. Йортларыгызда да, ишегалды корылмаларында да электр чыбыкларын вакытында алыштырыгыз. Бу эшне профессионалларга ышанып тапшырыгыз, чөнки янгыннар килеп чыгуның төп сәбәпләренең берсе булып төзек булмаган электр үткәргеч тора.

Баланы йортта үзен генә калдырырга туры килгән очракта газ һәм электр приборларын сүндерергә онытмагыз, зажигалка һәм шырпыларны ераккарак яшерегез. Янгын килеп чыккан очракта 101, 112 номерлары аша хәбәр итәргә кирәклеген өйрәтегез.
 Балалар җәйге ялларын хәвеф-хәтәрсез, истә калырлык күңелле мизгелләрдә үткәрүен теләп калабыз. Балалар безнең киләчәгебез икәнен онытмыйк!

Адель Шакирҗанов, 
Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев