erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Тычкан бизгәге вирусын йоктыра күрмәгез!

Әңгәмәдәш – “Роспотребнадзор”ның Биектаудагы Арча, Әтнә, Балтач, Биектау районнарына хезмәт күрсәтүче бүлек җитәкчесе Эльвира Салкова.

– Эльвира Валентиновна, яз җитү белән тычкан бизгәге чире очраклары арта башлый. 
– Бу чир ел әйләнәсе килеп чыгарга мөмкин. Аның ел әйләнәсе теркәлү очраклары бар. Ә шулай да күп очракта тычкан бизгәге язын, җәен һәм көзен күбрәк очрый. Язын авыл хуҗалыгы, бакча эшләре, сарайларда, ишегалды, бакчаларда җыештыру эшләре башлана, табигатькә ял итәргә чыгалар. Узган ел тычкан бизгәге чире белән республикада 541 кеше авырды. Арчада 3 кеше. Быел әлегә Арча районында авыручылар юк.
– Бу инфекция каян килеп чыга?
– Ул тирә-юньгә тычканнар кебек кимерүчеләр бүлеп чыгарган калдыклардан эләгә. Бу бөерләр синдромы белән бара торган геморрагик бизгәк (ГЛПС) – авыр инфекцияле чир. 
– Ул нинди органнарга зыян китерә?
– Бу чир вак кан юлларына, бөергә, үпкәгә һәм башка органнарга зыян китерә.
– Бигрәк тә кемнәр авырый?
– Авыручыларның 85 проценты 20-40 яшьлек ир-егетләргә туры килә.
– Инфекция ничек иярә?
– Салкыннар башлангач, тычканнар ышык, җылы урыннарга, сарай, өйләргә керә башлыйлар. Нәтиҗәдә алар тирә-юньне үзләренең калдыклары белән пычраталар. Ә вирус озак вакытлар саклана.
– Бигрәк тә инфекцияне нинди кимерүчеләр тарата?
– Безнең республикада вирус күбрәк юкә-имән урманнарында яшәүче җирән кыр тычканнарында була. 
– Вирус ничек кеше организмына үтеп керә?
– Биналарны җыештырганда, авыл хуҗалыгы эшләрендә, ауда, кимерүчеләр зарарлаган ризыкларны ашаганда, очраклы сулыклардан су эчкәндә, пычрак куллар аша, шул исәптән пычранган бармаклар белән тәмәке тартканда һава-тузан юлы белән кеше организмына эләгә. Сулыш юлларында лайлалы тышча аша вирус канга күчә һәм кан юлларына зыян китерә.
– Ә нинди зыян инде ул?
 – Нәтиҗәдә кан куера һәм бөерләргә зыян салып, канның оючанлыгы бозыла.
– Кешегә вирус эләккәч, билгеләре нинди була?
– Чирнең беренче билгеләре уртача 2-3 атнадан үзен сиздерә. Чир кинәт кенә башлана. Хәлсезлек күзәтелә, туңдыра, баш, мускуллар һәм буыннар авырта. Укшулар, косулар, баш әйләнү, йокысызлык борчырга мөмкин. Югары температура гадәттә 3-5 көн дәвам итә. Тора-бара билдә һәм эчтә авыртулар барлыкка килә. Кечкенә йомышны аз һәм сирәк башкару ул бавыр зарарлануның билгесе булып тора. Кайбер авыруларда тәнгә тимгелләр чыга, борын каный. Беренче билгеләре сизелүгә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
– Дәва өйдәме әллә хастаханәдә үткәреләме?
– Авыру табиб күзәтүе астында хастаханәдә дәвалана. 
– Ә ничек вирусны йоктырмаска?
– Тычкан бизгәге вирусын йоктырмас өчен кимерүчеләрне киметергә һәм шәхси саклану чараларын кулланырга кирәк.
– Хәзер авылларда йортларны дача максатында тотучылар бар. Аларга киңәшләрегез.
– Иң башта йортны тәрәзә-форточкаларны, ишекләрне ачып җилләтергә кирәк. Кояшлы көнне урын-җирне, киемнәрне җилләтергә. Хлорлы препаратлар салынган сулы чүпрәк белән өйне җыештырырга. Савыт-сабаны кайнатырга яки дезинфикцияли торган препаратлар салынган су белән юарга. Йорт яныгызда һәм бакчагызда эпидемиологик һәм санитар-гигиена әһәмияткә ия дератизацион чаралар үткәрегез. Кимерүчеләргә каршы алдавычлар куегыз.
– Бу чараларны үткәргәндә үзең агуланмас өчен нинди саклану чараларын кулланырга?
– Дүрт катламнан торган марля маскасын һәм перчаткалар кияргә. Эш беткәч, масканы һәм перчаткаларны юк итәргә, иң яхшысы аларны яндыру.
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев