Уяу булыгыз! Өстәлегездә - антибиотиклы җиләкләр
Кибет киштәләрендә быел җиләк аеруча күп. Тик... антибиотик белән тулы ул. Россельхознадзор мәгълүматлары буенча, Россиядә үстерелгән җир җиләгендә антибиотикларның (аерым алганда, тетрациклин) күләме нормадан 20 тапкырга артык!
Әйе, киштәләрдәге җиләкләрнең күбесе чит илдән кертелә. Баллы ризык безгә килгәндә бозылмасын өчен кулланалар да инде ул антибиотикларны. Белгечләр билгеләп үткәнчә, җирле агрономнар да пестицидлар белән “мавыга”. Шулай итеп, теплицалардагы уңыш үстерелә.
Үсемлекләрне антибиотикларсыз үстереп булмыймы соң? Белгечләр аңлатканча, аларны авырулар һәм паразитлар белән көрәшү өчен генә кулланмыйлар. Тизрәк, мулрак та итеп үстерәсе килә бит. Теге яки бу җиләктә антибиотик булуын гади кулланучы белми. Аның исе, төсе, тәме дә юк. Аны бары белгечләр генә, лаборатория шартларында гына ачыклый алалар.
Ярый, шулай да булсын ди. Тик нормадан шул дәрәҗәдәге тайпылыш каян килә соң? “Төгәл регламентация булмаудан. Бездә антибиотиклар терлекчелектә дә, үсемлекчелектә дә тыелмаган”, – ди бу уңайдан «Федераль авыл советы» иҗтимагый хәрәкәте рәисе Василий Мельниченко.
Җиләк һәм башка төрле дарулы продукциянең зарары кешегә дә тәэсир итә дип белдерә белгечләр. Кеше организмы, үсемлек һәм хайван азыгыннан антибиотикларның кече дозаларын алып, акрынлап аларга җайлаша. Иң аянычы: дәвалау бик катлаулы булачак. Табиб тәкъдим иткән антибиотикларның тәэсире зур түгел. Тагын бер проблема бар – эчәклеккә керә торган дару матдәсенең микродозалары микробиаль составны җимерә. Бу акрынлап флораны боза, патоген бактерияләр үсә, баланс бозыла. Аның артыннан иммунитет начарлана, авырулар һәм чирләр башлана.
– Генетика галимнәре проблеманы хәл итү өчен авыл хуҗалыгын антибиотиклардан азат итәргә кирәк, дип раслый, – дәвам итә Василий Мельниченко. – Әмма алардан башка күпчелек предприятиеләрнең үсеше булмаячак.
Ни өчен? Чөнки безнең авыл хуҗалыгында, вак һәм урта бизнес түгел, ә эре агрохолдинглар өстенлек итә. Кечкенә фермерга, эксперт аңлатканча, яхшы уңышны антибиотиклар кулланмыйча үстерү күпкә җиңелрәк. Шулай итеп, гигант агрохолдингларны гына түгел, ә фермерлык хуҗалыкларын үстерергә һәм антибиотиклар эчтәлеген катгый рәвештә көйләргә кирәк.
– Җиләк өлгерүнең табигый вакыты – җәй. Бу вакытта үсешне «тизләтү» кирәклеге юк. Димәк, җәйге җиләкләрдә антибиотиклар күләме азрак булырга мөмкин. Ләкин барыбер җирле җиләкне алу яхшырак, чөнки аның саклану вакыты 2-5 көн генә, – ди шул ук Мельниченко.
Россиядә тәкъдим ителгән җиләкне сатучылар Кубань яки Кырым уңышы дип ышандыра. Чынлыкта бу төрек, грек һәм испан җиләге дә булырга мөмкин. Ә ул җиләк 4-5 көнлек кенә микән?
– Бүген бизнесны үстерү өчен тикшерүләрне туктатып торалар. Шулай килеп чыга ки, дәүләт тикшерми. Намуслы җитештерүчеләр препаратларны рөхсәт ителгән дозаларда куллана, ә намуссызлары исә, максималь табыш алу өчен, максималь дозаларны эшкә җигә, – дип аңлата Россия Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр комитеты әгъзасы Сергей Лисовский.
Бу мәсъәләне ведомствода да, Дәүләт Думасында да күтәрәләр. Сатып алучының әлегә бердәнбер юлы кала – документларны игътибар белән карарга. Тик... Документ тәмле түгел шул, җиләге тәмле...
Лилия Яфизова.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев