erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Урман нигъмәтен ашап агулансаң нишләргә?

Гөмбәчеләр «урман ите»нә йөрүләрен «тын ау» дип атый. Гөмбәне шаулап эзләмиләр, тавышланып җыймыйлар, ашыкмыйча, урман тынлыгын тыңлап кына эш итәләр. Быел урман нигъмәте аеруча күп. Тәҗрибәле гөмбәчеләр шулай дип куана, дип яза «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе

Җыйганда гына түгел, ризык буларак кулланганда да сак буласы. Гөмбә ашап агулану очраклары аз түгел. Роспотребнадзор мәгълүматларына ышансаң, ел саен ил күләмендә гөмбә ашап агулануның 1 меңләп очрагы теркәлә. Шуның 30ы – үлем белән тәмамлаган очраклар.

Урман нигъмәтен ашап агулансаң нишләргә? Республиканың баш токсиологы Алия Насыйбуллина киңәшләренә колак салырга.

– Агуланган очракта, шундук табибка күренү мөмкинлеге юк икән, ашказанын юдырырга.

– Гөмбә ашап агулансаң, дәвалану хастаханәдә узарга тиеш.

– Күпләр нинди гөмбә ашап агулануын да белми. Урман нигъмәтен авызга алганчы, аның нинди гөмбә икәнен тикшерергә киңәш ителә. Аны хроник авырулары һәм эчәклек системасында проблемалары булган кешеләргә, 14 яшькә кадәрге балаларга ашарга ярамый.

– Гөмбә белән агулану билгеләре: баш әйләнә, эч китә, йөрәк тибеше ешая, куллар һәм аяклар салкын була, эч авырта, температура күтәрелә, галлюцинацияләр булуы мөмкин. Беренче билгеләр барлыкка килүгә, «ашыгыч ярдәм» чакырту кирәк. Сырхауны хастаханәгә никадәр иртәрәк китерсәң, аны коткарып калу ихтималы шулкадәр зуррак. Агулы гөмбәләр иң элек бавырны зарарлый.

– 2008 елда шундый хәл булды. Хастаханәгә агулану билгеләре булган 18–19 яшьлек егетне алып килделәр. Баксаң, бәрәңге белән гөмбә ашаган икән. Шул гөмбәләр арасында моңа томсык гөмбә (бледная поганка) эләккән. Яшь егет исә табибларга дүрт тәүлек узгач кына мөрәҗәгать иткән булып чыкты. Ничек кенә тырышсалар да, егетнең гомерен саклап калып булмады.  

Сан

Әтәч гөмбәсе – 700 сум/кг, 5 килодан артыграк – 650 сум/кг

Майлы гөмбә – 500 сум/5 л чиләк

Каен гөмбәсе – 200–250 сум/кг

Маринадланган ак гөреҗдә – 2000 сум/3 л банка

Маринадланган майлы гөмбә – 400 сум /0,7 л банка

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Маринадланган әтәч гөмбәсе – 500 сум/0,7 л банка

Маринадланган ак гөмбә – 600 сум/0,7 л банка

Мөһим кагыйдәләр

– Гөмбәне олы юллардан, магистральләрдән ерактарак урыннардан җыегыз.

– Гөмбәне үрелгән кәрҗиннәргә җыю киңәш ителә. Болай ул озаграк сакланачак. Полиэтилен пакет, капчык, чиләкләрдә ул тизрәк бозыла.

– Гөмбәне көнендә үк, вакытны озакка сузмыйча эшкәртү хәерле.

– Гөмбәне җылыда саклау тыела!

– Танымаган, күз күрмәгән, белмәгән гөмбәгә кагылмагыз.

– Җыйган вакытта гөмбәне тәмләп карау яхшыга илтмәс.

– Урманга барганчы, якыннарыгызга кая барасыгызны әйтеп китегез. Кием-салым да гөмбә җыю өчен ярашлы булсын. Таныш булмаган урыннарга бармагыз. Үзегез белән су, тамак ялгарга ризык, пычак, шырпы, сыбызгы, фонарь алсагыз да зыян итмәс.

–  Урманга кергәнче, як-ягыгызда ниләр барлыгын истә калдырыгыз.

– Ул-бу була калса, кесә телефоныннан 112 номерына шалтыратыгыз.

Чулпан Галимова

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/148703/
© Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев