Үз организмыбызны тыңлый беләбезме?
Әңгәмәдәш – Арча үзәк хастаханәсенең районара йөрәк һәм кан юллары үзәге җитәкчесе Ринат Хәстиев
- Ринат Мирбатович, 40 яшьтән соң кайбер ир-атларның кинәт кенә үлеп китү очраклары бар. Бу китеп баруларны нигездә йөрәк, атеросклероз төерчәсе (бляшка) белән бәйлиләр. Бүген йөрәк-кан авырулары турында сөйләшсәк иде.
– Кан системасы авырулары үлем сәбәпләре арасында беренче урында тора. Ел саен 29 октябрьдә Бөтендөнья инсульт-ка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Ул 2006 елда Бөтендөнья инсультка каршы көрәш оешмасы тарафыннан гамәлгә керде. Бу көнне билгеләп үтүнең максаты шунда – халыкка инсульт проблемасы турында аңлатырга кирәк. Кан системасы авыруларына инсульт, йөрәк ишемиясе, инфаркт, кан тамырлары авырулары керә. Безнең районда районара кан юллары үзәге менә инде 15 ел халыкка медицина хезмәте күрсәтә. Елга уртача 800 кеше дәвалана. Кан системасы авырулары дәвага бирешә. Бу чирләрдән эш яшендәге (18-65яшь) вафат булган мәрхүмнәрнең күбесе ир-атлар.
– Ә ни өчен?
– Сәбәпләр төрле. Авырулар тормыш рәвешенә дә бәйле. Хәрәкәт җитми – машинада күбрәк йөриләр, тәмәке тарталар, алкоголь эчемлекләр кулланалар, артык авырлык җыялар, сәламәтлекләренә игътибар итмиләр, стресслар һ.б. Кан системасы авырулары алдан сиздерә. Бу чирләр хатын-кызларда гадәттә бала табу чоры үткәч башланырга мөмкин. Һәм шунысын да әйтим, олыгая барган саен кан системасы авырулары көчәя бара.
– Йөрәк ишемиясе, инфаркт, инсульт турында аерым сөйләшеп үтик.
– Ишемия ул йөрәкнең кан белән тәэмин ителеше бозылудан килеп чыга. Йөрәкнең кан тамырлары атеросклероз төерләре белән каплана. Ишемиядән йөрәк ягында авырту сизәргә мөмкин. Физик эш эшләгәндә, тауга күтәрелгәндә хәл бетә, сулыш алуы авырлаша. Авырту муенда да, күкрәк уртасында, эчтә дә булырга мөмкин. Бу авырту 20 минуттан артып китсә, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Ә инфаркт инде ул ишемиянең финалы. Инсульт ике төрле була. Кан басымы югары булганда кан тамырлары шартлап, башка кан сава. Икенчесендә кан тамыры тыгылып, башка кан килми. Инсульт вакытында хәл китә, телләр көрмәкләнә, баш әйләнә һ.б. Шулай ук тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Инсульт кичергән кешенең ике кулын югарыга күтәртеп карасаң, аның берсе салынып төшә.
– Авыртмас өчен нишләргә?
– Сәламәтлегеңә игътибарлы булырга кирәк. Үзеңнең кан басымыңны белергә, үлчәп торырга. Югары икән – табибка күренергә, аның киңәшләрен үтәргә. Кан басымы – иң түбәне 110/60, иң югарысы 140/90 – бу күрсәткечләр әле кан басымы чире турында сөйләми. Ә менә 140/90нан артып китсә, бу инде югары кан басымы чире турында кисәтә. Кичекмәстән табибка күренергә. Кабатлап әйтәм, кешегә хәрәкәт кирәк. Җәяү йөрүне көндәлек режимга кертергә. Ашауны көйләргә – ризыкның яртысы яшелчә булсын. Вакытында (кичке сәгать уннарда) йокларга ятарга. Күңел төшенкелегеннән, стресслардан сакланырга. Диспансерлаштыру үтәргә киңәш итәбез. Кандагы холестеринны, шикәр күләмен тикшертеп торырга.
– Хәзер шикәр диабеты белән авыручылар да шактый. Бу чирнең кан системасы авыруларына зыяны бармы?
– Бар. Шикәр диабетыннан шулай ук кан тамырлары зыян күрә.
– Шикәр диабеты ашаудан торамы?
– Әлбәттә. Дөрес итеп тукланырга һәм күбрәк хәрәкәтләнергә, йөрергә, физик күнегүләр ясарга кирәк.
– Менә сез ризыкның яртысы яшелчә булсын, күбрәк йөрергә, физик күнегүләр ясарга кирәк, дидегез. Ә бит күпләр бу турыда белсә дә, әлеге таләпләрне үтәми.
– Бу таләпләрне үтәүчеләр күп хәзер. Кеше үз сәламәтлегенә игътибарлырак була башлады. Диспансерлаштыру үтәләр, яшелчә, җиләк-җимеш ашыйлар, урамга чыгып, махсус йөреп кайталар.
– Без моңа бик шат. Рәхмәт киңәшләрегез өчен.
Хөрмәтле газета укучылар табиб киңәшләрен үтибезме? Үтибез! Җәяү йөрик, яшелчә-җиләк җимеш, кош, балык ризыклары белән тукланыйк, ризыкның чамасын белик, диспансерлаштыру үтик, кандагы холестерин, шикәр күләмен тикшертеп торыйк, кыскасы, сәламәт булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев