erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Яман шешкә каршы файдалы ризык

Табиб-диетолог Елена Соломатина җиләкләр яман шешне кисәтә, шикәр авыруыннан интегүчеләргә ярдәм итә дип саный. Файдалы үзлекләре буенча беренче урынга ул кара җиләк, күк җиләк һәм мүк җиләген куя.

Әлеге җиләкләрдә антиоксидантлар зур микъдарда, шуңа алар яман шеш һәм йөрәк авыруларын кисәтә.
Җиләкләр шикәр авыруыннан интегүчеләргә дә булыша. Алар бөерләр эшчәнлеген һәм күзнең күрү сәләтен яхшырта.
Моннан тыш, суган, имбир, сарымсак файдалы. Алар бактерияләрне үтерә, вируслы авырулардан саклый.
Кәбестә, төче торма (редис), керән, помидор, яшел үләннәр дә файдалы. Укроп, петрушка, кинза кебек тәмләткечләр майлы һәм көеп киткән шашлыкның зыянын киметә икән.
Диетологлар көн саен 400-500 грамм чи яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга куша. Өлкән яшьтәгеләргә яшелчәләрне пешереп ашау хәерле.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yaman-sheshk-karshy-i-faydaly-produkt-bilgele

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев