Тукаем...
Иске Төрнәледән Дания Фәхриева яза.
Тукаем...
Ямьле апрель аенда
Арча дигән районда
Кушлавыч авылында
Тукай туа дөньяга.
Биш ай гына сөеп кала
Аны газиз әтисе.
Дүрт яшенә кадәр генә
Сөя газиз әнисе.
Асрамага калдыралар
Авылдагы карчыкка.
Тукай өчен шул көннән
Авыр тормыш башлана.
Озак үтми Мәмдүдә
Улын янына ала.
Бәхетләре озак булмый
Ул тагын ятим кала.
Озаталар Тукайны
Өчиле авылына.
Артык кашык булып ул,
Яшәвен дәвам итә.
Ә бервакыт сабыйны
Җибәрәләр Казанга.
Печән базарында аны
Кем соң уллыкка ала?!
Шул чак аны күреп ала
Мөхәммәтвәли абзый.
Үзләренә алып кайта
Малайлы булдык, диеп.
Тукай өчен бу исә
Бишенче оя була.
Ярыйсы гына яшәгәч,
Ул тагын артып кала.
Сәгъди абзый уллыкка
Алып кайта Тукайны.
Алтынчы гаиләсен таба
Ул Кырлай авылында.
Кырлай мәрхәмәтле була
Бу кечкенә сабыйга.
Шулай оядан ояга күчеп,
Җылылык эзли бала.
Ятимлекне, кимсетелүне,
Байтак михнәтләр күрә.
Саулыгы нык какшаганга
Тукай бик иртә китә.
Әмма! Бу фани дөньяда
Озак яшәмәсәң дә.
Син, Тукаем, мәңгелек
Һәрчак йөрәк түрендә!
Дания Фәхриева, Кече Төрнәле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев