1 нче бакча балалары Әтиләр көнен бәйрәм итте
Бакчабызның уртанчылар төркеменә йөрүче балалары әтиләре белән бергәләп «Алтын көз бездә кунакта»дигән бәйрәм үткәрде.
Туган ягыбызга сары яфраклары, шифалы яңгырлары белән алтын көз килде. Елның иң бай фасылы - көз. Чөнки ул бар уңышлар да өлгереп, аларны җыеп алу вакыты. Көз бәйрәмнәргә бай ел фасылы. Нәкь менә шул матур чорда без кадерле әтиләребез көнен билгеләп үтәбез. Бакчабызның уртанчылар төркеменә йөрүче балалары әтиләре белән бергәләп "Алтын көз бездә кунакта"дигән бәйрәм үткәрде.
Көз кызы килеп кергәч балаларның күңелләре тагын да күтәрелде. Бәйрәмгә өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, матур итеп җырлар башкардылар. Яшелчәләр булып киенгән балалар әйлән-бәйлән уйнадылар. Гөмбәләр җыеп та ярыштылар. Көз кызы балалар белән "Тылсымлы яулык" уенын уйнады. Уен ахырында тылсымлы яулык астында бер кәрҗин алмаларны күргәч балалар чын күңелдән сөенделәр. Әтиләрне бәйрәм белән котлап, балаларга үзенең көзге алмаларын бүләк итеп көз кызы саубуллашып китеп барды.
Бәйрәмне шаулатып, гөрләтеп Ашык-пошык килеп керде. Әтиләр бәйрәме икәнен ишетеп килгән икән, ләкин бик ашыгам, ди .Шулай да, балалар белән бергәләп күңел ачасы килде, бәйрәмдә уеннар уйнады. Әтиләр дә тик кенә утырма, уеннарда бик теләп катнашты. Балалар белән бергәләп кечкенә машинага кишер төяп ярыштылар. Ашык-пошык әтиләрне бәйрәм белән тәбрик итте, матур теләкләрен җиткерде. Балаларга әти-әниләрен тыңлап, тәртипле булып үсүләрен, уңышларга ирешүләрен теләп ашыгып китеп тә барды.
Бәйрәм ахырында балалар әтиләренә үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
Дөньяларыбыз тыныч булсын, кадерле әтиләребез үзләре үстергән балаларының игелекләрен күрсеннәр!
Г.Зиннәтова, Р.Шакирова, Г.Хәкимова, Д.Шиһабиева. Арчаның 1 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев