erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре

"Арча хәбәрләре" газетасы - Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

104 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Сафин вафат

Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Ветеран 1922 елның 31 мартында Арча районының Симетбаш авылында туган. 1941 елда фронтка киткән, һава-десант частена эләккән. Ивановода әзерлек узганнан соң аны Сталинградка җибәргәннәр. Һөҗүм вакытында аның полкындагы солдатларның 30ы гына исән калган, калганнарны әсирлеккә алганнар. Габдрахман Сафин озак айлар дәвамында тоткынлыкта булгаң.

Әсирлектә ул Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш белән очрашкан. 1943 елның мартында ветеран качып котылган. Шуннан соң ул 50нче гвардия дивизиясенең 150нче полкы составында Берлинны штурмлауда катнашкан һәм Иосиф Сталинның рәхмәт хатына лаек булган.

1949 елда фронтовикны кулга алганнар һәм 20 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Сәбәбе – Габдрахман Сафин әсирлектә чакта хыянәтче дип саналучы Муса Җәлил чыгарган газетаны укыган. Сталинның рәхмәт хаты да, «Берлинны алган өчен» медале дә ярдәм итә алмаган. Бары тик 1955 елның көзендә, юлбашчы үлгәннән соң, СССР Югары Советы Президиумы указы белән Габдрахман Сафинны реабилитацияләгәннәр.

Өйгә кайткач, ветеран өйләнгән һәм биш бала үстергән. Аның кечкенә улы – танылган татар җырчысы Габделфәт Сафин. Артист әтисе турында документаль фильм төшергән. Колхозда бригадир булып эшләгән.

Ветеран «Бөек Ватан сугышы елларында намуслы хезмәте өчен» медальләре, юбилей билгеләре белән бүләкләнгән, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган.

 Габдрахман абый Сафин көр күңелле, ачык, янына килүчеләрне һәрчак елмаеп каршы ала, күз яшьләре белән озатып кала иде. Күкрәгендәге  орден һәм медальләре генә аяусыз сугыш яраларын яңартып, искә төшереп чылтырап куялар...

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре