Студентлар белән әңгәмәне Арча районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Айдар Шакиров үткәрде.
Очрашу барышында яшьләр арасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү, дропперлыкның куркыныч нәтиҗәләре, яшьләр мохитендә буллингка каршы көрәш, наркоманияне профилактикалау һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләре күтәрелде. Интернет киңлекләрендә шәхси мәгълүматларны саклау, социаль челтәрләрдә аралашу кагыйдәләре турында да сөйләштеләр.
Полиция хезмәткәре студентларга шикле һәм куркыныч хәлләрне вакытында тану, мондый очракларда кемгә мөрәҗәгать итү кирәклеген аңлатты. Аерым игътибар дропперлыкка юнәлтелде: яшьләрне акча күчерү яки акчаны чыгару белән бәйле шикле тәкъдимнәргә ризалашмаска, үзләрен җинаять схемаларына җәлеп итүләренә юл куймаска өндәде.
Очрашуның тагын бер өлеше һөнәри юнәлеш бирүгә багышланды. Айдар Шакиров студентларны полиция хезмәтенә чакырды, эчке эшләр органнарына эшкә урнашу өчен кирәкле таләпләр һәм хезмәтнең үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирде.
Нет комментариев