Хатирәләр...
Бүген Әниләр көне уңаеннан әнием Фатыйма Нуретдиновна турында язам. Мин укытучылар гаиләсендә тудым. Әнием Фатыйма Нуретдин кызы Нуретдинова, әтием Мансур Җәләлетдин улы Мусин. Икесе дә укытучылар. Беруңайдан башта әтием турында язып үтәм. Әти Татарстанның атказанган укытучысы, география, экология, биология фәннәреннән укытты.
Аны аяклы энциклопедия дип әйтәләр иде. Ул математиканы, рус телен, татар һәм немец телләрен яхшы белде. Фото эшен өйрәнде, бакчачылык, кортчылык белән шөгыльләнде. 50 яшендә җиңел машина йөртергә өйрәнде. Сәяхәт итәргә яратты. Афәрин, бөтен илне йөреп чыкты.
Әнием Фатыйма Нуретдновна Күлтәс авылында туган. Пошалым мәктәбендә, аннан Арчаның педагогия учищесында һәм Казан педагогия инсттитутында укыган. Аның хыялы Сухомлинский кебек чын укытучы булу була. Һәм була да! Рус телен ярата. Ә ничек оста итеп ул рус телендә әкиятләрне, шигырьләрне укыды! Үзе дә шигырьләр, хикәяләр язды. Шундый оста итеп, белеп Достоевский, Маяковский, Толстой турында сөйләде.
Болар барысы да безнең өчен кызыклы, мавыктыргыч дәресләр булды. Минем үземә дә әнидән шигырьләр, әкиятләр, хикәяләргә карата мәхәббәт күчте. Рәхмәт, әнием, сиңа... Һәм мин дә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булдым.

Аның укучылары әниемне яратып һәм сагынып сөйлиләр, ничек итеп сәяхәткә чыгулары, бәйрәмнәрне үткәрүләре турында искә төшерәләр, хатирәләрне яңарталар.
Әнием мәктәпкә 45 ел гомерен багышлый. Үзе дә җырларга, биергә яратты, төрле кичәләр, бәйрәмнәрне оештырды. Ел саен әниебез Яңа елда өйдә Кыш бабай булды. Бергәләп Яңа ел җырларын җырлыйбыз, шигырьләр сөйлибез, Яңа ел бүләкләре алабыз. Күршеләрне дәшәбез. Бу безнең чын бәйрәм була иде.Мин үзем дә әнием кебек Кыш бабай булырга яратам.
Әниебез инде 25 ел безнең арабызда юк... Әмма аның рухы һаман да безнең белән. Әниемнең киңәшләрен, үрнәкләрен мин адым саен искә төшерәм. Әнием, сиңа барысы өчен дә бик зур рәхмәт. Шәфкатьле, дөрес, таләпчән, ышанычлы кадерле әнием минем... Барлык чәчәкләрне аяк астыңа таратам...
Фәридә Мортазина.
Арча.
Нет комментариев