27 ноябрьдә Лаеш районында «Агробудущее: идеи школьников» исемле республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Әлеге чарада Арча районы Шушмабаш урта мәктәбе укучылары да катнашты.
Конференциядә укучылар авыл хуҗалыгының төрле юнәлешләренә багышланган фәнни-тикшеренү проектларын тәкъдим иттеләр һәм якладылар. Аларның эшләре үсемлекчелек, терлекчелек, агротуризм һәм агроинженерия өлкәләрен колачлады.
Чара кысаларында катнашучылар өчен тематик күргәзмә оештырылды, шулай ук «Логотип агроклассника!» исемле мастер-класс үткәрелде. Конференция нәтиҗәләре буенча Шушмабаш мәктәбе укучылары дипломнар белән бүләкләнеп кайттылар.
Нет комментариев