«Мин ЮИДны сайлыйм!» Бөтенроссия яшь юл хәрәкәте инспекторлары форумы үз эшен тәмамлады.
Илнең төрле төбәкләреннән җыелган яшь юл инспекторлары арасында Арча районы командасы да катнашты.
Форум дәвамында катнашучылар яңа белемнәр туплады, тәҗрибә уртаклашты, кызыклы очрашуларда катнашты һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүнең никадәр мөһим булуын тагын бер кат раслады.
Форумның иң истәлекле мизгелләре ябылу тантанасында булды. Чараның кульминациясе булып чын мәгънәсендә тантаналы бал узды! Барлык төбәк делегацияләре дә милли киемнәрдән чыгыш ясады. Бер бию мәйданчыгында төрле халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм ЮИД хәрәкәтенең уртак максаты берләште. Тантаналы өлештән соң катнашучыларны күңелле дискотека көтте.
Арча районыннан форумга барган ЮИД командасын Лилия Әхмәтгалиева җитәкләде.
Нет комментариев