Әмир, Әминә, Тимур һәм Айлин исемнәре республикада еш сайланган исемнәр арасында.
Татарстанда 2026 елда яңа туган сабыйларга кушылган исемнәрнең популярлыгы ачыкланган. Иң еш һәм сирәк бирелгән исемнәр турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Малайлар арасында Әмир, Тимур, Марк, Мирон һәм Матвей исемнәре популяр булган. Кыз балаларга исә Әминә, Айлин, София, Эмилия һәм Ясминә исемнәрен ешрак кушканнар.
Сирәк исемнәр исемлегенә Газиз, Бүләк, Адар-Хан, Весения, Әл-Вакыф, Гулизар, Драгомир, Асылъяр, Кирам һәм Глафира кергән.
Нет комментариев