Районның 23 педагогы өч номинациядә финал этабына узды.
Районның 23 педагогы өч номинациядә финал этабына узды. Бу хакта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов хәбәр итә. Алар арасында тәҗрибәле укытучылар да, педагогик хезмәт юлын башлап кына җибәрүчеләр дә бар.
«Ел укытучысы» номинациясендә Арчаның 1нче мәктәбеннән Римма Рәхимова, 2нче мәктәбеннән Самат Дәүләтшин, 5нче гимназиядән Алина Хәкимҗанова, 6нчы мәктәбеннән Алсу Сафина, 7нче мәктәбеннән Алсу Нәбибуллина һәм Азалия Заһидуллина, күппрофильле лицейдан Гөлгенә Дәүләтшина, Лесхоздан Гөлнара Саттарова, Наласадан Рафил Гыйльмиянов, Кәчедән Гөлгенә Гыймадиева, Иске Кырлайдан Эльвина Мөхәммәдиева, Урта Курса мәктәбе укытучысы Альбина Абдуллина, Үрнәктән Резеда Гыймадиева һәм Пешәнгәрдән Индира Зәйнуллина финалга чыкты.
«Татар теле һәм әдәбиятының иң яхшы укытучысы» номинациясендә Иске Чүриле мәктәбеннән Ләйсән Вәлиева, Сеҗе мәктәбеннән Гөлүсә Зәлялеева һәм Сикертән мәктәбеннән Равилә Нәгыймова көч сынашачак. «Педагогик дебют» номинациясендә исә Арчаның 2нче мәктәбеннән Алия Хәбирова, 5нче гимназиядән Диләра Булатова, 7нче мәктәптән Ләйсән Нигъмәтҗанова һәм Азалия Әхмәтханова, 6нчы мәктәптән Зөһрә Арсаева, күппрофильле лицейдан Кадрия Хаҗиева финалга узды.
Финалга узган барлык педагогларга уңышлар телибез!
Нет комментариев