Мәскәүдән яңалыклар: ЮИД хәрәкәтендә катнашучы яшь юл хәрәкәте инспекторлары «Мин ЮИДны сайлыйм» («Я выбираю ЮИД») Бөтенроссия форумында эшләрен дәвам итә.
Арчаның 1 нче мәктәбе укучылары «Мин ЮИДны сайлыйм» («Я выбираю ЮИД») Бөтенроссия форумында катнаша.
Форумның тантаналы ачылышы төп старт чарасы булды. Анда Россия Эчке эшләр министрлыгының Баш дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясенең юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге эшчәнлекне координацияләү юнәлеше буенча баш эксперты, полиция генерал-майоры Владимир Кузин һәм әлеге идарәнең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау һәм балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү бүлеге башлыгы, полиция полковнигы Сергей Хранцкевич катнашты.
Алар форум делегатларын сәламләделәр, ЮИД отрядларының балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә керткән өлешен билгеләп үттеләр һәм катнашучыларга нәтиҗәле эш теләделәр.
Эчтәлекле программа
Ачылыштан соң яшь инспекторларны эчтәлекле программа көтте. «Юлдагы хәвеф-хәтәрләр картасы. Синең сайлавың — имин юл» дип аталган лекциядә укучылар юлда куркыныч хәлләрне алдан танырга һәм иминлекне сайлап, дөрес карарлар кабул итәргә өйрәнделәр.
«ЮИД экосистемасы: чаралар, активлыклар һәм үсеш перспективалары» лекциясендә «Яшь юл хәрәкәте инспекторлары» Бөтенроссия иҗтимагый балалар-яшүсмерләр оешмасы рәисе Валентина Кульбицкая яшьләр хәрәкәтенең мөмкинлекләре, проектлары һәм киләчәккә планнары белән таныштырды.
Форум кысаларында «2027 елга ЮИД чаралары календарен формалаштыру» мәйданчыгы да эшләде. Анда катнашучылар киләсе елда узачак чаралар планына үз тәкъдимнәрен һәм яңа идеяләрен кертә алдылар.
Һөнәри юнәлеш
Моннан тыш, укучылар өчен һөнәри юнәлеш бирүгә багышланган очрашу оештырылды. Россия Эчке эшләр министрлыгының В. В. Лукьянов исемендәге Орёл юридик институты хезмәткәрләре яшьләргә уку йортында әзерлек юнәлешләре, һөнәри мөмкинлекләр һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү белән бәйле белгечлекләр турында сөйләделәр.
Форум яшьләр өчен тәҗрибә уртаклашу, яңа белемнәр алу, үз идеяләрен тәкъдим итү һәм ЮИД хәрәкәтенең киләчәк үсешенә үз өлешләрен кертү мөмкинлеге булып тора.
Нет комментариев