Арча кирпеч заводында үзйөрешле техникага техник карау үткәрелде. Тикшерү барышында барлык машиналарның да куркынычсызлык таләпләренә туры килүе ачыкланды.
24 ноябрьдә “АСПК” ачык акционерлык җәмгыятенең Арча кирпеч заводында техник тикшерү узды. Гостехнадзорның Татарстан Республикасы Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов җитәкчелегендәге тикшерү барышында барлыгы 15 берәмлек техника каралды.
“Тикшерелгән техниканың барысы да техник карау таләпләренә туры килә. Якын арада аларга техник тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк”, – диде Габделхак Касыймов.
Тикшерү кысаларында оешма хезмәткәрләре белән тракторларны һәм махсус техниканы куркынычсыз файдалану буенча аңлату әңгәмәсе дә үткәрелде. Аеруча караңгы вакытта техника белән эшләү һәм юлда йөрү кагыйдәләренә игътибар бирелде.
Нет комментариев