erid:2VtzquqpS7d
Арча укучылары «Сабантуй» журналы белән очрашу узды
Арча яңалыклары

Арча укучылары «Сабантуй» журналы белән очрашу узды

Мондый очрашулар яшь буынның татар теленә, милли матбугатка һәм рухи мирасыбызга мәхәббәтен тагын да арттыра.

24 ноябрьдә Арчаның Г.Курсави исемендәге лицее һәм Арчаның 5нче гимназиясендә милли рух, җыр-моң һәм күтәренке кәеф белән сугарылган матур очрашу узды. Мәктәпләрнең актлар залында «Сабантуй» журналының баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинова кунакта булды.

«Арча районы – «Сабантуй»ны иң күп укучы төбәкләрнең берсе. Моның өчен әти-әниләргә, тырыш укытучыларга һәм китапханәчеләргә рәхмәт», – диде ул.

Арча укучылары татар телендә нәшер ителүче «Сабантуй» журналын яратып укыйлар. Басма белән кызыксынуларының дәлиле булып, сыйныфлары белән күпләп журналга язылулары тора. Укучылар төрле бәйгеләрдә дә актив катнашып, матур нәтиҗәләргә һәм җиңүләргә ирешәләр.

Очрашу барышында бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулаган укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә бәйрәмнең күңелле мизгелләре моның белән генә чикләнмәде: тальян моңнарына кушылып, дәртле биюләр карап, милли көйләр тыңлап, катнашучылар күңелләренә илһам һәм рухи көч алды.


Нет комментариев