Казанның тротуарлары һәм җәяүлеләр өчен билгеләнгән зоналарында сигез роботлаштырылган кар чистарту машинасы эшли. Яңа техника шәһәрнең юл хезмәтләренә ярдәм итү максатыннан сынау режимында кулланыла.
Шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр итүенчә, роботлар гадәттә кул хезмәте белән чистартыла торган тротуарларда һәм җәяүлеләр юлларында эшли. Алар карны шактый тиз чистарта һәм әлеге эш юнәлешендә үзләрен нәтиҗәле күрсәтә.
Хәзерге вакытта техника Казанның төрле урамнарында сынала. Комитет вәкилләре предприятие хезмәткәрләреннән һәм белгечләрдән фикерләр көтә. Сынау нәтиҗәләре уңай булган очракта, роботлар киләчәктә юл хезмәтләренең даими ярдәмчеләренә әверелергә мөмкин.
Шәһәрдә кар чистарту эшләре башка техника һәм хезмәткәрләр ярдәмендә дә дәвам итә. Соңгы тәүлектә Казанда 5,3 мм явым-төшем теркәлгән. Кар көртләрен чистартуга 210 берәмлек махсус техника һәм 274 юл эшчесе җәлеп ителгән.
Нет комментариев