erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

«Татар-информ» журналисты ТР Төзелеш министрлыгы конкурсында көмеш призер булды

Оештыру комитетына 159 материал кергән

"Татар-информ" күзәтүчесе Александра Давыдова ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының еллык журналист эшләре конкурсында «Социаль инфраструктура» номинациясендә икенче урынны алды.

Министрлыкта нәтиҗәләр ясалды, оештыру комитетына Россия һәм Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларыннан һәм редакция коллективларыннан 159 материал керде.

Бу номинациядә Александра Давыдовадан «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖнең мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси программалар дирекциясе коллективы гына югарырак булып чыкты.


Нет комментариев