erid:2VtzquqpS7d
Бу юллар безгә алтын
Арча яңалыклары

Бу юллар безгә алтын

Юллар, юллар...

Район Иҗтимагый советы күчмә утырышы Урта Аты авыл җирлегендә булды. Урта Аты авыл җирлеге башлыгы Резидә Батталова биредәге тормыш белән таныштыруны юллардан башлады. Бу якларда җәен-көзен "Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиалы юл төзүчеләре юлларга асфальт җәюләре турында хәбәр иткән идек инде.

 Күңелле хәбәр: Арча – Әтнә юлыннан Түбән Аты авылының мәдәният йортына кадәр (2 километр 625 метр) асфальт җәю эшләре тәмамланган. Түбән Атыдан Урта Сәрдә, Колачы авылларына кадәр вак таш түшәлгән.

 Урта Сәрдә юлы иң озыны – 7 километр 382 метр. Язгы-көзге пычракларда аннан үтү газапларын ул як халкы үзләре генә белгәндер. "Без бик шат шушы юлларга таш җәелүгә дә. Чөнки ул юллар үтә алмаслык дәрәҗәгә җиткән иде инде, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Резидә Батталова.

- Мин инде шул 7 км.ны Урта Сәрдәдән Түбән Атыга кадәрге араны көнгә әллә ничә тапкыр узган кеше. Халык өчен зур проблема иде бу юллар. Хәзер без ул араны турыдан гына Түбән Атыга 5 минутта барып җитә алабыз. Арчага барганда Кыркачык аркылы (2 тапкыр км. артык) һәм Кушлавыч аркылы эшкә бара идем,  3 тапкыр артык км.ны үтеп.  Шуңа күрә бу юллар безгә алтын".


Арча хәбәрләре

Нет комментариев