erid:2VtzquqpS7d
Күрүгә үк гашыйк булган – махсус операция ветераны һәм шәфкать туташы мәхәббәт тарихы
Язмышлар...

Күрүгә үк гашыйк булган – махсус операция ветераны һәм шәфкать туташы мәхәббәт тарихы

Казанның К.Зыятдинов исемендәге 18 нче хастаханәсендә яңа гаилә туган – махсус хәрби операция ветераны белән Казанның 20 нче поликлиникасы баш шәфкать туташының никахы рәсмиләштерелгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ир-ат шушы хастаханәнең неврология бүлегендә дәвалана, шуңа күрә тантананы биредә уздырырга карар кылганнар. Оксана һәм Роман Фроловлар 30 нчы июньдә Казанда махсус хәрби операция ветераннары арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» илкүләм чемпионатында танышкан. Оксана анда дежур медицина бригадасы составында эшләгән. «Көннәрнең берсендә Романга медицина ярдәме кирәк булды. Аның хәле начарланды, аңын югалтты, һәм безнең команда аңа ярдәм итте», – дип сөйләгән кәләш.Оксана сүзләренчә, аңына килгәч, Роман, күзләре һәм елмаюына соклануын белдереп, аңа комплимент ясаган, кияүдә булу-булмавы белән кызыксынган. Ә аннары алар телефон номерларын алмашканнар. Шалтыратышып аралаша башлаганнар. Август башында Роман Оксанага үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Ризалык алгач, 28 нче августта пар вәгъдәләшә. Роман Казанга күченеп килә, эшкә урнаша. Пар туй датасын билгели, ләкин көннәрнең берсендә Романның хәле начараеп, аны Казанның 18 нче хастаханәсенә неврология бүлегенә алып киләләр. - Пациент авыр хәлдә кергән иде. Ятып кына торды, хәзер утыра, аягына басарга тырыша. Фаразлар яхшы. Хәзер ул тернәкләндерүнең икенче этабын уза,- дип сөйләгән неврология бүлеге мөдире Гөлназ Фәсахова. 

Тулырак: https://intertat.tatar/news/kuruga-uk-gasyik-bulgan-maxsus-operaciya-veterany-ham-safkat-tutasynyn-maxabbat-tarixy-5881588

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев