erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда СВО катнашучыларына инвалидлык рәсмиләштерү тәртибен тизләтергә тәкъдим иттеләр

Хәрби хезмәттән сәламәтлеге буенча азат ителгән һәм соңыннан инвалид дип танылган кешеләрнең тиешле түләүләр һәм ташламалардан вакытында файдалана алмавы мәсьәләсе күтәрелде.

Татарстанда хәрби-табиб комиссияләре (ВВК) һәм медицина-социаль экспертиза бюролары (МСЭ) арасында документлар алмашуны тизләтергә тәкъдим иттеләр. Бу мәсьәлә XIII дискуссия мәйданчыгы утырышында күтәрелде. Республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская фикеренчә, мондый хезмәттәшлек хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга тиешле социаль ярдәмне вакытында алырга мөмкинлек бирәчәк.

Проблема сәламәтлеге торышы аркасында хәрби хезмәттән азат ителгән, соңыннан инвалид дип танылган кешеләргә кагыла. МСЭ узган вакытта ВВКның тиешле бәяләмәсе булмаса, инвалидлык сәбәбе «гомуми авыру» дип билгеләнергә мөмкин. Әлеге очракта ул «хәрби травма» нәтиҗәсе буларак рәсмиләштерелергә тиеш.

Сәрия Сабурская аңлатканча, ВВК бәяләмәсе берничә айдан соң гына әзер булырга мөмкин. Кайбер очракларда бу вакыт бер айдан ярты елга кадәр сузыла. Шул сәбәпле, документлар рәсмиләштерелгәнче, хәрби хезмәткәрләр үзләренә тиешле ташламалардан һәм түләүләрдән мәхрүм калалар.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев