Бүген безнең бакчабызда әниләр көне уңаеннан «Әби-бабайда кич утыру» дип исемләнгән милли йолаларга багышланган чара булып узды.
Бу бәйрәмгә әниләребез татар халкының баш киеме-калфаклардан, ә инде балаларыбыз калфак, түбәтәйләрдән килделәр.Кич утыру төрле матур җырлар, шигырьләр белән башланды. Әби-бабайга кунакка килгән киленнәр, ягъни балаларның әниләре, балалар, төрле биремнәр үтәп, күңелле җырлар җырлап, татар халкының милли уеннары "Йөзек салыш"," Куш кулым", "Орчык", "Кулъяулык биреш" уйнап, күңел ачтылар. Яшь әниләр милли мирасыбыз белән кызыксыналар икән, йортта саклана торган элеккеге җиһазларны тиз таныдылар.Әби белән бабай гаиләдә иң мөһиме бер - береңә хөрмәт, тәмле сүз икәнлегенә басым ясадылар.Балалары белән бергә уеннарда катнашу әниләрнең үзләренә дә бик ошады.Бәйрәм ахырында нәниләр үз куллары белән ясаган калфакларны әниләренә бүләк иттеләр.Киләчәктә дә балаларны татар җанлы итеп, милли рухта тәрбиялик. Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре. Фәйзуллина Гөлназ Фәрит кызы, Йосыпова Алия Рафис кызы, Гарифуллина Рамзия Хәйдәр кызы.
Нет комментариев