erid:2VtzquqpS7d
Дүртенче сыйныфта язылган хат дүрт елдан соң очраштырды
Арча яңалыклары

Дүртенче сыйныфта язылган хат дүрт елдан соң очраштырды

Балаларның самими сүзләре, җылы теләкләре ерактагы солдатларга көч һәм өмет бирә. Ә кайчак бер кечкенә хат дүрт елдан соң да кешеләрне очраштыра ала.

 Иске Чүриле авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы С. Р. Вәлиуллин дүрт ел элек гуманитар ярдәм белән бергә укучы кызның хатын да алган була.

Әлеге хатны ул еллар дәвамында кадерләп саклый. Солдат өчен ул чын мәгънәсендә талисманга әйләнә.

Бүген исә ул хат авторын – Арчаның 7нче мәктәбе 8нче сыйныф укучысы Ильвина Гафурованы эзләп таба һәм аның белән очрашу өчен үзе килә. Хәрби киемнән, кулына чәчәкләр һәм бүләкләр тотып килгән кунакны күргәч, Ильвина башта каушап кала. Әмма бераздан дүртенче сыйныфта укыганда фронтка хат язганын исенә төшерә.

Кечкенә кызның ихлас күңелдән язылган хат юллары солдат өчен еллар буе рухи таяныч булган. Әлеге очрашу исә икесенең дә күңелендә онытылмаслык матур истәлек булып калачак.

Чыганак: мәгариф идарәсе җитәкчесенең МАХтагы төркеме


Арча хәбәрләре

Нет комментариев