Республикада җомга һәм шимбә көннәрендә кар яву, урыны белән буран һәм көчле җил фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Җомга көнне, 27 ноябрьдә, Татарстанда кар, урыны белән буран көтелә. Күз күреме 1-2 км га кадәр начарланырга мөмкин, җил тизлеге 15-17 м/с ка җитәчәк.Төнлә һава температурасы -3...-8 градус, көндез -1... -5 градус тәшкил итәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килә.
Шимбә көнне, 28 ноябрьдә, бераз кар явачак, төнлә кайбер районнарда буран булуы ихтимал. Һава температурасы төнлә -4...-9 градуска кадәр төшәчәк, көндез -2... -7 градус булачак.
Якшәмбе, 29 ноябрьдә, циклон көнчыгышка китү сәбәпле, явым-төшем туктаячак. Төнлә термометр баганалары -7...-12 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава температурасы -4... -9 градус тәшкил итәчәк.
Киләсе атна башында урыны белән бераз кар явуы ихтимал. Төнлә -7...-12 градус, көндез -3...-8 градус көтелә. ТР Гидрометүзәгендә шулай ук якындагы тәүлекләрдә һәм ял көннәрендә атмосфера басымының интенсив үсүе турында кисәттеләр. Республика юлларында бозлавык сакланачак. ЧЫГАНАК
Нет комментариев