Арча районында 15 яшьлек яшүсмер мотоцикл белән идарә иткәндә юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Аның сәламәтлегенә авыр зыян килгән. Тикшерү барышында мотоциклны яшүсмергә әтисенең бирүе ачыкланган.
Вакыйга 2026 елның 2 октябрендә булган. 2011 елгы яшүсмернең мотоцикл йөртү таныклыгы булмаган, юл йөрү кагыйдәләрен белмәгән һәм транспорт чарасы белән идарә итү күнекмәләренә ия булмаган. Һәлакәт нәтиҗәсендә ул күпсанлы тән җәрәхәтләре алган.

Полиция мәгълүматларына караганда, мотоциклны улына әтисе тапшырган. Ул баласының транспорт белән идарә итүе тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыруын аңлаган. Әлеге хәл буенча әти кешегә карата РФ Җинаять кодексының 151.2 маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Ата-аналарга мөһим искәрмә
Арча районы эчке эшләр бүлеге ата-аналарны балаларның иминлегенә аеруча игътибарлы булырга чакыра.
Закон буенча:
-
Транспорт чарасын йөртү хокукы булмаган кешегә рульне тапшыру административ җаваплылыкка китерә (РФ КоАПның 12.7 маддәсе, 3 өлеше).
-
Балигъ булмаган баланы гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудырган гамәлләргә җәлеп иткән өчен җинаять җаваплылыгы каралган (РФ Җинаять кодексының 151.2 маддәсе).
Полиция ата-аналарга түбәндәгеләрне киңәш итә:
-
транспорт чараларының ачкычларын балалардан ерак тотарга;
-
балаларның буш вакытын контрольдә тотарга;
-
юл йөрү кагыйдәләрен даими аңлатырга.
Балалар иминлеге — өлкәннәрнең уртак җаваплылыгы.
Педагогларга да укучылар һәм аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрү тәкъдим ителә. Аеруча мотоцикл, питбайк һәм башка транспорт чараларын тиешле хокук һәм күнекмәләр булмаган килеш йөртүнең куркыныч булуын аңлату мөһим.
Арча районы полициясе ата-аналарны һәм педагогларны мондый фаҗигаләрне булдырмау өчен бергәләп эшләргә чакыра.
Нет комментариев