Арчада яшүсмер мотоцикл белән авариягә очраган: әтисенә җинаять эше кузгатылган
Арча районында 15 яшьлек яшүсмер мотоцикл белән идарә иткәндә юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Аның сәламәтлегенә авыр зыян килгән. Тикшерү барышында мотоциклны яшүсмергә әтисенең бирүе ачыкланган.