erid:2VtzquqpS7d
Олуг шәхеснең рухи мирасы
Арча яңалыклары

Олуг шәхеснең рухи мирасы

Тарихта шундый шәхесләр була: аларның гомерләре кыска булса да, кылган гамәлләре, әйтеп калдырган сүзләре, язган хезмәтләре гасырлар аша килеп җитә.

Габденнасыйр Курсави (1776–1812) – татар дин һәм җәмәгать эшлеклесе, илаһият галиме, мәгърифәтче, Нәкышбәндия тәрикате шәехе. Башлангыч белемне Мәчкәрә мәдрәсәсендә алганнан соң, укуын Бохарада дәвам итә. Тирән гыйлеме, мөстәкыйль фикер йөртүе белән таныла.

Туган ягына кайткач, Югары Курса авылында имам-хатыйб һәм мөдәррис булып эшли, мәдрәсәдә шәкертләр укыта. Ул кешеләрне дини белемнәрне тирәнтен үзләштерергә, Коръән һәм сөннәткә таянып фикер йөртергә, һәр мәсьәләгә аңлап карарга өнди.Курсавиның карашлары ул чордагы кайбер дини даирәләрдә каршылык тудыра. Әмма ул үз фикерләрен дәлилләргә, хакыйкатьне эзләргә омтыла. Аның хезмәтләре динне аңлауга, гыйлемне яңартуга, мөселманнарның рухи һәм әхлакый камилләшүенә юнәлдерелгән була.

Галимнең гомере бик иртә өзелә. 1812 елда хаҗ сәфәренә чыкканда Истанбул шәһәрендә вафат була. Ләкин ул калдырган рухи мирас үзеннән соң да яшәвен дәвам итә. Габденнасыйр Курсавиның исемен, тормыш юлын һәм хезмәтләрен өйрәнү, аның мирасын саклау бүген дә дәвам итә. Югары Курса авылында аның исемен йөрткән музей эшләве – моның ачык мисалы. 

Күптән түгел Югары Курса авылында Габденнасыйр Курсавиның тууына 250 ел тулуга багышланган җыелыш узды

Габденнасыйр Курсавиның тууына 250 ел тулуга багышланган җыелыш

Күптән түгел Югары Курса авылында Габденнасыйр Курсавиның тууына 250 ел тулуга багышланган җыелыш узды. Анда катнашучылар бөек шәхеснең бай мирасын саклау, өйрәнү һәм киләчәк буыннарга җиткерү мәсьәләләре турында фикер алышты.Очрашу барышында район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин Габденнасыйр Курсави исемендәге музейга Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан бастырып чыгарылган “Кәлам Шәриф” китабын бүләк итте. 

Габденнасыйр Курсавиның исеме Арча шәһәрендә дә лаеклы урын алган. 2022 елда, Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган чаралар кысаларында, Арча шәһәренең Көнбатыш мәчетенә бөек татар дин әһеле Габденнасыйр Курсави исеме бирелде. Туган җиребез шундый олуг шәхесләрне дөньяга китергән икән, бу – безнең өчен зур горурлык.


Нет комментариев