Якташларыбыз лаеклы нәтиҗәләр күрсәтеп, район данын яклады.
23–26 ноябрь көннәрендә Орёл шәһәрендә кул көрәше (армрестлинг) буенча 14–15, 16–18 яшьлек үсмерләр, шулай ук 19–21 һәм 19–23 яшьлек егет-кызлар арасында Бөтенроссия ярышлары узды. Әлеге мәртәбәле бәйгедә Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Арча районыннан биш спортчы чыгыш ясады. Якташларыбыз лаеклы нәтиҗәләр күрсәтеп, район данын яклады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча:
- Ибраһимов Кәрим (14–15 яшь, 55 кг) — I урын!
- Сабирҗанов Булат (19–21 һәм 19–23 яшь, 65 кг) — ике яшь категориясендә дә I урын!
- Фазулҗанов Нияз (16–18 яшь, 60 кг) — ярышларда уңышлы чыгыш ясады.
- Габдуллин Алмаз (16–18 яшь, 65 кг) — ярышларда катнашты.
- Малых Богдан (16–18 яшь, 75 кг) — ярышларда катнашты.
Бөтенроссия дәрәҗәсендәге бу җиңүләр спортчыларыбызга кул көрәше буенча Россия беренчелегендә катнашу хокукы бирде. Димәк, егетләрне яңа сынаулар, җитди көндәшлек һәм зур максатлар көтә
Нет комментариев