Матур бәйрәм.
Наласа авылыннан Гөлгенә-Хафиз Вәлиевларның бергә яши башлауларына 35 ел. Гөлгенә район үзәк хастаханәсенең терапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Хафиз "Игенче" хуҗалыгында ферма мөдире. Төп йортта яшиләр. Әниләре Тәкьмилә апага 94 яшь. Әтиләре көрәшче Зиннәтулла вафат инде. Урыны җәннәттә булсын.
Өч малай тәрбияләп үстергәннәр. Икесе өйләнгән, балалар үстерәләр. Алга таба да исән-сау яшәргә язсын!
Нет комментариев