Аң буталу, көзән җыеру, сулыш алу авырлашу һәм 40 градустан югары температура – ашыгыч медицина ярдәме чакыруны таләп итүче билгеләр. Бу хакта Татарстанның баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов грипп вакытында нинди симптомнарга аеруча игътибар итәргә кирәклеген аңлатты. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Белгеч сүзләренчә, кайбер билгеләр авыруның җитди өзлегүләре турында кисәтергә мөмкин. Аерым алганда, кеше аңын югалтса, сөйләме буталса яки температурасы 40 градустан артып, дару кабул иткәннән соң да төшмәсә, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк.
Ашыгыч медицина ярдәме таләп итүче башка билгеләр:
-
көзән җыеру;
-
хәрәкәтләрне координацияләү бозылу;
-
сулыш алу авырлашу;
-
буылу;
-
көчле баш авыртуы.
«Әгәр бу билгеләр күзәтелсә, кичекмәстән ашыгыч медицина ярдәме бригадасын чакырырга кирәк», – дип киңәш итте Дмитрий Лопушов.
Шул ук вакытта белгеч тән температурасы 38 градустан түбән булган очракта гына ашыгыч ярдәм чакыру кирәк түгеллеген искәртте. Әмма кеше хәленең начараюы һәм башка куркыныч симптомнар барлыкка килүе игътибарсыз калырга тиеш түгел.
Нет комментариев