Әниләр көне уңаеннан Наласа балалар бакчасында әниләргә багышланган матур һәм истәлекле чаралар атналыгы узды.
Атна дәвамында кечкенәләр төркеменә йөрүче балаларның әниләре бакчага кунакка килде. Алар үзләренең һөнәрләрен, осталыкларын күрсәтеп, балаларны да төрле кызыклы шөгыльләргә җәлеп иттеләр. Әниләр белән бергә балалар төрле уеннар уйнадылар, тәмле печеньелар пешереп сыйландылар, музыкага гимнастика ясадылар, флешмобта биеделәр, матур рәсемнәр ясап, ябыштыру эшләре башкардылар. Шулай ук бәйләү серләренә төшенделәр, гөлләр утыртып карадылар, әниләренә бүләк итү өчен чәчәк бәйләмнәре ясадылар.
Атна ахырында балалар кадерле әниләренә истәлекле бүләк – медальләр тапшырдылар. Әниләрнең йөзендә шатлык балкыса, балаларның күңелендә әниләре белән горурлану хисе артты.
Әлеге матур очрашуларның дәвамы буларак, 26 ноябрь көнне Наласа балалар бакчасында кадерле кешеләребез – әниләр хөрмәтенә бәйрәм кичәсе узды.
Бәйрәм ике өлештән торды. Беренче өлештә балалар әниләренә багышлап матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, шаян биюләре белән сөендерделәр. Икенче өлештә исә «Ягез әле, әниләр!» дип исемләнгән күңелле КВН бәйгесе оештырылды. Әлеге чарага клоуннар Бим белән Бом да килеп кушылды. Алар бәйрәмгә тагын да күбрәк күңел күтәренкелеге, шаяру һәм көлү өстәделәр.
Наласа балалар бакчасы коллективы
Нет комментариев