erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстан командасы синхрон шуу буенча Россия Кубогында бронза яулады

Ярышлар Самарада узды.

Тимераякта синхрон шуу буенча Россия Кубогының беренче этабында Татарстан командасы бронза медаль алды. Ярышлар Самарада узды. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кыска һәм ирекле программалар нәтиҗәләре буенча спортчылар 209,73 балл җыйдылар. Бу нәтиҗә аларга спорт осталары командалары арасында өченче урынны алып килде.

Фигуралы шуучылар тимераякта фигуралы шуу һәм шорт-трек буенча олимпия резервы республика спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр. Чыганак


Нет комментариев