erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда социаль контракт ярдәмендә 45 меңнән артык гаилә ярдәм алган

Татарстанда 2020 елдан бирле 45,1 меңнән артык социаль контракт төзелгән. Әлеге ярдәмнән 115,1 мең кеше файдаланган.

Контрактларның күпчелеге эшкә урнашу һәм керемне арттыруга юнәлдерелгән, дип хәбәр итә республика Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.

Программа аеруча балалы гаиләләргә ярдәм итә. Алар белән 1 479 контракт төзелгән, ярдәм 5 061 кешене колачлаган. Социаль контракт әниләргә яңадан һөнәр үзләштерергә, эш табарга яки үз эшен ачарга мөмкинлек бирә.

Үз эшен ачарга теләүчеләргә 350 мең сумга кадәр дәүләт ярдәме күрсәтелә. Әниләр арасында чәчтарашханә, тегү һәм ремонт остаханәләре, косметология хезмәтләре һәм онлайн-сәүдә юнәлешләре популяр. 2026 елда социаль контрактлар өчен республикага 811,54 млн сум бүлеп бирелгән. Еллык план 3 388 контракт булса, бүгенгә 3 866 контракт төзелгән. Аларның 2 038е эш эзләүгә, 1 266сы шәхси эшмәкәрлекне үстерүгә, калганнары башка юнәлешләргә карый.

Социаль контракт Татарстанда 2011 елдан бирле гамәлдә. Аның төп максаты – мохтаҗ гражданнарга бер тапкыр акча бирү генә түгел, ә даими керем чыганагы булдырырга ярдәм итү. Чыганак


Нет комментариев