erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

2022 елда пенсияләрне арттыру параметрлары яңадан каралды

Россия Пенсия фондының республика бүлекчәсе коллегиясе

 Индексация-2022

      Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча,2022 елда пенсияләрне арттыру параметрлары яңадан каралды. Пенсияләр инфляциядән югарырак күләмдә - 8,6% ка индексацияләнәчәк. Картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме индексациядән соң якынча 17,8 мең сум тәшкил итәчәк.

       1 февральдән айлык акчалата түләүләр, ә апрельдән - социаль пенсияләр индексацияләнәчәк. Августта 2021 елда эшләгән  һәм аларга страховой взнослар түләнгән пенсионерларның пенсияләре арттырылачак.

2022 ел новеллалары

       2020 елдан Пенсия фонды берничә төр хезмәт күрсәтүнең гадиләштерелгән тәртибен кертте, пенсияләр һәм пособиеләр читтән торып рәсмиләштерелде, моңа кадәр билгеләнгән түләүләр автомат рәвештә озайтылды. Бу башлангычлар 2022 елдан үз көченә кергән пенсия законнарында чагылыш тапты. Пенсияләр түләүнең яңа кагыйдәләре нигезендә банкрот дип табылган пенсионерлар кредиторлар тарафыннан түләтүләрдән азат ителәчәк.

       Пенсияләр алуны гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә рәсмиләштерү исемлеге киңәйтелгән. Инвалидлык буенча пенсияләр һәм федераль социаль өстәмә түләүләр пенсия фондына мөрәҗәгать итмичә, тиешле статусны ачыклау факты буенча билгеләнәчәк. Эшләмәүче гражданнарны эшкә урнаштыру мөмкинлеге булмаганда, мәшгульлек  хезмәте тәкъдиме буенча вакытыннан алда,  шулай ук проактив режимда пенсия билгеләргә мөмкин. Туендыручысын югалту буенча иминият пенсиясе алучы 80 яше тулган гражданнарга  пенсия белән тәэмин итүнең иң отышлы варианты - туендыручысын югалту яки картлык буенча иминият пенсиясенең берсе–автомат рәвештә сайланачак. Моннан тыш, «авыл өстәмәсе» билгеләнгән гражданнарга авыл җиреннән күченгән очракта да әлеге өстәмәне  түләү дәвам ителәчәк.

Социаль ярдәмнең яңа чаралары 

       Социаль казначылык принциплары этаплап тормышка ашырыла. Россия Президенты социаль түләүләрнең гамәлдәге системасын үзгәртергә тиешле канунга кул куйды. Аның нигезендә,2022  елның 1 гыйнварыннан Пенсия фондына кайбер түләүләрне билгеләү буенча яңа вәкаләтләр йөкләнгән. Бу - социаль яклау һәм Роструд төбәк органнары элек гамәлгә ашырган 35 төрдәге социаль ярдәм чарасы, шул исәптән балаларга пособиеләр, радиациядән зарар күрүчеләргә мәҗбүри түләүләр, репрессия корбаннарына түләүләр. Сүз шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең балалы хатыннарына пособиеләр, инвалидларга ОСАГО буенча компенсация түләү турында бара. Әлеге ярдәм чаралары 21 меңнән артык кешене колачлады. Гражданнарга түләүләрнең гомуми күләме 2022 ел дәвамында беренчел бәяләүләр буенча 141,5 миллион сум тәшкил итәчәк.

       Түләүләр "бер тәрәзә" принцибы буенча башкарылачак һәм илнең бөтен территориясендә бердәм кагыйдәләр һәм бердәм механизм буенча билгеләнәчәк. Бу хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттырырга, ә гражданнарга документлар җыймыйча гына пособие алырга мөмкинлек бирәчәк.

Вакытынннан алда әзерлек эшләре

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

         Пенсия фонды белгечләре пенсиягә чыгачак  гражданнар белән алдан ук эшлиләр. Шул максаттан чыгып, Пенсия фонды  органнарына пенсия эше макетын алдан формалаштыру өчен якланган каналлар буенча мәгълүмат бирә торган эш бирүчеләр белән килешү төзелде. Бүгенгә шундый 50 меңгә якын килешү төзелгән инде.  2021 елда 29 меңнән артык электрон түләү  эшләрнең макеты формалаштырылган.

           Инвалидлык белән бәйле түләүләрне билгеләү буенча әзерлек эшләре барышында  Пенсия фонды Республика медицина мәгълүмат-аналитика үзәге белән хезмәттәшлек итә. Ул юлламаны рәсмиләштерү этабында МСЭ да инвалидлык билгеләү өчен җибәрелгән гражданнар турында мәгълүмат бирә. Алдан әзерлек эшләре алып бару технологиясе инвалидлык буенча пенсия билгеләгәндә гариза алмыйча гына барлык башка пенсия хокукларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Ана (гаилә) капиталына сертификат

         Соңгы берничә елда балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме сизелерлек артты. Ана капиталы программасына масштаблы яңартулар кертелде. Индексация дәвам иттерелде, ике тапкыр программаны озайту турында карар кабул ителде, аз керемле гаиләләр өчен айлык түләүләр барлыкка килде, икенче балага сумма арттырылды, беренче балага капитал кертелде.

         2021 елда 355 мең гаилә капитал алды. Программа эшли башлаганнан бирле аларга 111 миллиард сум акча җибәрелде. Сертификатларның 92%ы, гражданлык актларын теркәү хезмәтенең бердәм дәүләт регистры мәгълүматларына нигезләнеп, проактив вариантта бирелгән. 2021 елда Татарстан Пенсия фонды ана капиталыннан файдалануны сорап язылган  гомуми суммасы 12,5 миллиард сум тәшкил иткән 30 меңнән артык гаризаны канәгатьләндерде. Аларның күпчелеге - барлык гаризаларның 72% ы торак шартларын яхшыртуга туры килә. Гаилә капиталы акчаларыннан айлык түләү алучы гаиләләр саны арта. 2021  елда бу күрсәткеч гомуми суммасы 200 миллион сумнан артык булган 4 335 гаилә тәшкил итә. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 30 процентка күбрәк.

       1 февральдән ана капиталын индексацияләү фаразлау буенча түгел, ә фактик инфляция буенча үткәреләчәк. Беренче балага гаилә 524 527, 90 сум алачак. Алга таба гаиләдә икенче бала туса, капитал күләме 168 616,2 сумга арттырыла.

ИРР. 45 яшьтән узган гражданнарга мәгълүмат җиткерү

        2022 елда картлык һәм пенсия тупланмалары буенча иминият пенсиясенең фаразланган күләме турында гражданнарга актив мәгълүмат бирү башлана. Ул гражданнарга үзләренең булачак пенсия хокукларын формалаштыруны алдан ук бәяләргә һәм кирәк вакытта аларны арттыру буенча тәкъдимнәр ясарга мөмкинлек бирәчәк.

         Мәгълүмат Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта, шулай ук Пенсия фондына мөрәҗәгать барышында  биреләчәк. Хәбәрнамәләр 45 яшьтән узган ир-атларга һәм 40 яшьтән узган хатын-кызларга 3 елга бер тапкыр киләчәк. Аларда, инде җыелган пенсия хокукларыннан чыгып, картлык буенча пенсиянең күләме нинди булачагы чагылыш табачак. Шәхси хәбәрнамәдә шулай ук картлык буенча пенсиягә чыгу шартлары, пенсиягә чыкканчы тагын күпме стаж тупларга кирәклеге  һәм пенсия тупланмалары күләме турында мәгълүматлар күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X