erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

2026 елда Татарстанда урманнарны торгызуга финанслау 1,5 тапкырга артачак

Бердәм эш нәтиҗәсе

2026 елда Татарстанда урман хуҗалыгы төбәк проектын гамәлгә ашыруга 160,8 млн сум акча юнәлтеләчәк. Бу 2025 ел белән чагыштырганда 44 процентка күбрәк. Финанслау урман торгызу, орлыклар әзерләү, питомникларны карау, шулай ук урман культуралары һәм янгыннарга каршы техника сатып алуга тотылачак.

2025 елда республикада барлыгы 5335 гектар мәйданда урман торгызу һәм утырту эшләре башкарылган. Аларның зур өлеше «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылган.

Аерым алганда:

  • 2800 гектарда урманнар торгызылган (шуларның 1600 гектары – илкүләм проект буенча),

  • 2002 гектарда саклагыч урманнар утыртылган,

  • 533 гектарда компенсацион урман торгызу һәм үрчетү эшләре башкарылган.

Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сүзләренчә, илкүләм проектның барлык күрсәткечләренә дә ирешелгән. Моннан тыш, ел дәвамында урман булдыручы төп токымнарның 12 тоннадан артык орлыгы әзерләнгән.

Шулай ук урман питомниклары актив эшләгән.

Ел нәтиҗәләре буенча 2,5 гектар мәйдандагы урман культуралары урман фонды җирләренә рәсми рәвештә күчерелгән. Моннан тыш, 2025 елда республикада урман янгыннары теркәлмәгән, бу ведомстволар һәм муниципаль органнарның бердәм эше нәтиҗәсе.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2026-elda-tatarstanda-urmannarny-torgyzuny-finanslauny-15-tapkyrga-arttyralar-5918185

Фото ясалма фәһемнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре