Аерылышабыз, хуш инде!
Айван мәдәният йортында матур спектакль булды.
Айван мәдәният йортында үзешчәннәребез, Арчаның "Җидегән чишмә" халык театры артистлары көче белән берлектә куелган
Т. Миннуллинның "Аерылабыз, хуш инде!" дип исемләнгән спектакль премьерасы куелды.
Бәйрәм алды кичәсенең икенче өлешендә җыр-моң, нәфис сүз белән үрелеп барган бик матур концерт оештырылды! "Бик җаваплы әзерләнеп чыгыш ясаган һәрбер катнашучыбызга, "Җидегән чишмә" халык театры артистларына, бик җылы, ихлас кабул иткән тамашачыбызга чын күңелдән олы рәхмәтебезне җиткерәбез! Дөньялар имин, тыныч булсын! Һәр гаилә бәхетле яшәсен дигән теләктә калабыз!", - диде Айван мәдәният йорты җитәкчесе Рәмзия Миннәшәева.
Артистларыбыз спектакльне искиткеч матур, мөләем, шул ук вакытта шаян да, дәртле дә итеп сәхнәләштерделәр! Афәрин! Һәрберсе үз урынында!
🖍Рольләрне башкардылар:
Баһаветдин - Харис Сафин
Маһруйбикә - Лилия Мангуткина
Исфат - Илдус Хәбибуллин
Рәмзия - Гөлнар Шәмсетдинова
Рәшит - Ленар Биктимеров
Фәридә - Светлана Хаҗиева
Әминә - Гөлнара Гыйниятуллина
🖍Режиссер - Харис Сафин
Режиссер ярдәмчесе - Гөлнар Гыйниятуллина
Декоратор-бизәүче - Рәмзия Минәшәева.
Афәрин айваннар һәм арчалар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев