Афәрин, айваннар, онытмыйлар, искә алалар
Бу турыда язмый калып булмый.
Афәрин, айваннар, үзенекеләрне онытмыйлар, искә алалар. “Авылдашлар” төркеменә “Сергей Рысаев, Рамил Әскаров, Айнур Хәйретдинов истәлегенә волейбол турниры үткәрәбез. Рәхим итегез!”, - дип язып элделәр. Турнир Айван мәдәният йорты залында үтте.
Ярышта Айван авылыннан өч команда - ветераннар, “Яшьләр-1”, “Яшьләр-2” һәм Арча спорт мәктәбе, район үзәк хастаханәсе, Казан командалары катнашты. Казаннан элек Айван мәктәбендә эшләгән Сергей Рысаевның хезмәттәше, Айнур Хәйретдинов һәм Рамил Әскаровның укытучысы Фәнис Абдуллин бер төркем волейболчылар белән кайтты. Судья да Казаннан кайтты – Хәлит Халиков.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Фәнил Һидиятуллин заманында мәктәптә волейбол секциясе алып барган педагог Сергей Рысаевны, аның укучылары - волейболчылар Рамил Әскаров, Айнур Хәйретдиновны хөрмәт белән искә алдалар, ярышта катнашучыларга уңышлар теләделәр.
Мәрхүмнәрнең якыннары түрдә булды. Аларга истәлек бүләкләре тапшырдылар. Турнирны авылдашлары Рәнис Яһудин алып барды.
Айванның “Яшьләр-2” командасы җиңеп чыкты. Котлыйбыз!
Тәнәфестә чәйләр эчеп, сөйләшеп утырып, ярышлар бик матур үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев