2 апрель 2026 яңалыклары
-
Безнең татар халкы өчен, татарның киләчәге өчен Тукай – иң мөһим фигураларның берсе
Бу язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла фикере.
-
Түләүсез утильләштерәләр
Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хәбәр итүенчә, республика территориясендә эштән туктаган электрон һәм электр җиһазларын бушлай утильләштерү буенча федераль экологик программаны тормышка ашыру дәвам итә.
-
2026 елда Татарстанда Сабантуй кайчан узачак
Сабантуй, кагыйдә буларак, июнь аенда үткәрелә: язгы чәчү тәмамланганнан соң беренче шимбәдә – авылларда, бер атнадан республиканың эре шәһәрләрендә билгеләп үтелә, тагын бер атнадан төп бәйрәм Татарстан башкаласында уза.
-
Башкалада Габдулла Тукайга багышланган Бөтенроссия фәнни конференция уза
Бүген Казанда, Татарстан Фәннәр академиясендә, татар әдәбияты классигының тууына 140 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай коммеморация объекты буларак: дәүләт һәм җәмгыять» дип аталган Бөтенроссия фәнни конференциясе ачылды.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Үзбәкстанның икътисади элемтәләре үсешен билгеләп үтте
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның энергетика министры Җурабәк Мирзамәхмудов белән очрашу уздырды. Сөйләшүләр Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.
-
Арчада ДАИ бүлекчәсе белән профилактик рейд үтте
Юлда - балалар: контроль астында
-
Татарстанда юллар төзелешенә - 200 миллиард сум
Республикада программаны 2026-2028 елларда гамәлгә ашырырга җыеналар
-
Транспортларын вакытында теркәмәүчеләрне нинди җәза көтә?
Яңа, тотылган һәм чит илдән кертелгән автомобиль хуҗалары өчен җентекле белешмәлек таратылды. Транспорт чарасын исәпкә куюга 10 календарь көн бирелә.
-
Афәрин, айваннар, онытмыйлар, искә алалар
Бу турыда язмый калып булмый.
-
Идел буеның сәләтле балалары Казандагы язгы иҗат мәктәбенә җыелды
31 март көнне Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус урта музыка мәктәбе базасында ел саен үткәрелә торган «Идел буеның сәләтле балалары» язгы иҗат мәктәбе старт алды. Быел сайлап алу турында Идел буе төбәгеннән балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләренең иң яхшы укучылары катнашты.
-
Казанда Россия һәм Белоруссия халыклары берләшү көненә багышланган концерт узды
Казанда узган концерт Россия һәм Беларуссия халыклары арасындагы тарихи дуслыкны, мәдәни якынлыкны һәм үзара хезмәттәшлекне тагын бер кат ассызыклады.
-
Милли мираска игътибар: Арчаның икенче мәктәбендә күн мозаикасы серләренә өйрәттеләр
Арчаның икенче мәктәбендә укытучылар өчен күн мозаикасын чигү буенча осталык дәресе үткәрелде.
-
Кайбыч районында мопед һәлакәте: балигъ булмаган йөрүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган
Татарстанда ир-атны үсмер улына мопедта йөрергә рөхсәт иткән өчен хөкем итәчәкләр