Транспортларын вакытында теркәмәүчеләрне нинди җәза көтә?
Яңа, тотылган һәм чит илдән кертелгән автомобиль хуҗалары өчен җентекле белешмәлек таратылды. Транспорт чарасын исәпкә куюга 10 календарь көн бирелә.
Теркәүнең срогы чыкса гражданнарга — 2 мең сумга кадәр, ә юридик затларга 10 мең сумга кадәр штраф яный.
Яңа машинаны теркәү өчен паспорт, сату-алу килешүе һәм дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция кирәк булачак. Җиңел машиналар өчен аның күләме 4,5 мең сум (электрон ПТС белән) яки 5 025 сум (кәгазь белән) тәшкил итә. Чит илдән кертелгән машиналар өчен мәҗбүри документ булып пассажир-таможня декларациясе санала.
Шулай ук ДАИ техник карау графигы турында да искә төшерә: җиңел авто һәм мотоцикллар беренче 4 елда тикшерүдән азат ителә. 4 яшьтән 10 яшькә кадәр тикшерү ике елга бер тапкыр үткәрелә, ә ун елдан өлкәнрәк транспорт өчен — ел саен. Махсуслаштырылган транспорт (такси, автобуслар, куркыныч йөк ташучылар) ешрак — һәр 6-12 ай саен тикшерү уза.
Машина хуҗаларына дәүләт хезмәтләре Порталы аша кабул итүгә язылырга һәм ведомствоның рәсми сайтында чикләүләр булу-булмавын алдан тикшерергә киңәш итәләр.
Чыганак:татаринформ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев