Түләүсез утильләштерәләр
Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хәбәр итүенчә, республика территориясендә эштән туктаган электрон һәм электр җиһазларын бушлай утильләштерү буенча федераль экологик программаны тормышка ашыру дәвам итә.
Әлеге программада оешмалар хезмәткәрләре һәм оешмага килүчеләр, дәүләт һәм муниципаль власть органнары, бюджет учреждениеләре, ташламалы шартларда коммерция компанияләре катнаша ала.
Бушлай утильләштерүгә компьютер һәм офис техникасы, көнкүреш техникасы, электроинструментлар, фәнни һәм медицина техникасы, телефоннар һәм персональ гаджетлар, җиһаз запас частьлары һәм аксессуарлар кабул ителә. Радиация билгесе булган җиһазлар, басу техникасы картрижлары, батарейкалар кабул ителми.
Программада катнашу өчен учреждениеләргә Фондның https://eko-fond.ru/ сайтында теркәлергә кирәк. Тулырак мәгълүматны сайтта һәм программа координаторыннан +7(965)176-32-19 телефоны буенча алырга мөмкин, эл.почта tatarstan@eco-fond.ru
Арча районыннан утильләштерелгән техниканы 25-26 июнь көннәрендә алып киләчәкләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев