Безнең татар халкы өчен, татарның киләчәге өчен Тукай – иң мөһим фигураларның берсе
Бу язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла фикере.
Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә бөек татар классигы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган бөтенроссия фәнни конференциясе ачылды. Чарада чыгыш ясаган Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла шагыйрьнең бүгенге татар тормышындагы роле, аның иҗатының актуальлеге һәм юбилейга әзерлек планнары турында сөйләде.
Язучы Тукайның сәясәтче буларак күрәзәчелегенә дә басым ясады. Аның әйтүенчә, технологияләр үзгәрсә дә, татар халкының яшәеш проблемалары һәм үзара мөнәсәбәтләре үзгәрешсез кала.
«Безнең татар халкы өчен, татарның киләчәге өчен Тукай – иң мөһим фигураларның берсе. Чөнки ул ниндидер тар юнәлештә барган шагыйрь түгел. Татар тормышында ул кагылмаган өлкәләр калмагандыр. Аның иҗаты, мәҗмугалары шул заманның татар энциклопедиясе кебек. Ул бәя бирмәгән, ул телгә алмаган шәхесләр татар дөньясында булмаган да», – дип белдерде Ркаил Зәйдулла.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rkail-zaidulla-tukai-iaty-ul-uz-zamanynyn-tatar-enciklopediyase-5921576?ysclid=mnhq6jptku823698140
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев