Идел буеның сәләтле балалары Казандагы язгы иҗат мәктәбенә җыелды
31 март көнне Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус урта музыка мәктәбе базасында ел саен үткәрелә торган «Идел буеның сәләтле балалары» язгы иҗат мәктәбе старт алды. Быел сайлап алу турында Идел буе төбәгеннән балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләренең иң яхшы укучылары катнашты.
Арча балалар сәнгать мәктәбенең данын әлеге дәрәҗәле чарада яшь пианисткалар Диана Мөхәммәдьярова һәм Әминә Ибраһимова лаеклы яклыйлар. Аларның укытучылары – фортепиано бүлеге укытучысы Рәхмәтуллина Эльвира Фаят кызы.
Мәктәп кысаларында Диана һәм Әминә көн саен урта һөнәри белем бирү мәктәбенең әйдәп баручы педагогларының мастер-классларына йөриләр, үзләренең башкару осталыкларын камилләштерәләр һәм танылган профессионаллардан белемнәр алалар.
Язгы иҗат мәктәбен ачу тантанасы махсус музыка урта мәктәп директоры Д.Б. Маршанскийның сәламләү сүзе һәм мәктәпнең иң талантлы укучылары чыгыш ясаган концерт белән билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев