erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Татарстанда юллар төзелешенә - 200 миллиард сум

Республикада программаны 2026-2028 елларда гамәлгә ашырырга җыеналар

Татарстанда биш ел эчендә юллар төзүгә һәм ремонтлауга 200 миллиард сумнан артык акча сарыф итәргә планлаштыралар. Бу хакта РФ хөкүмәтендә хәбәр иттеләр.

Боерыкны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады. Документ Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган. Анда биш елга федераль һәм төбәк трассаларын үстерүнең яңартылган планы расланган. Планга Татарстан да кергән.

Республикада программаны 2026-2028 елларда гамәлгә ашырырга җыеналар. Федераль юлларда 100 километрдан артык юлны киңәйтергә һәм реконструкцияләргә планлаштыралар. Эшләр М7, Р239 трассаларында һәм Лаеш районындагы юлларда узачак.

Шулай ук төбәктә күпер кичүләрен ремонтлаячаклар, җәяүлеләр кичүләрен төзиячәкләр һәм заманча яктырту урнаштырачаклар. М7да Зөя аша күперне реконструкцияләү планлаштырыла. Шунда ук 22 җәяүлеләр кичүе төзеләчәк һәм стационар яктырту урнаштырылачак. Шундый ук элементлар Р239 трассасында һәм төбәк юлларында каралган. 

Тулырак: " Әлмәт таңнары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре