Милли мираска игътибар: Арчаның икенче мәктәбендә күн мозаикасы серләренә өйрәттеләр
Арчаның икенче мәктәбендә укытучылар өчен күн мозаикасын чигү буенча осталык дәресе үткәрелде.
Осталык дәресенең төп максаты – педагогларны милли кул эшләре белән таныштыру, аларда иҗади кызыксыну уяту һәм әлеге юнәлешне киңрәк тарату иде.
Күн мозаикасы – татар халкының бай мәдәни мирасына караган үзенчәлекле сәнгать төрләренең берсе. Ул үзендә гамәли осталыкны да, эстетик зәвыкны да берләштерә. Чара барышында осталар катнашучыларны казан җөе техникасы белән таныштырды. Әлеге ысул күн кисәкләрен тоташтыру өчен генә түгел, ә эшләнмәгә бизәк өстәүче мөһим элемент буларак та кулланыла.
Осталык дәресендә катнашучылар бу һөнәрнең тарихы, үсеш этаплары һәм традицияләре турында мәгълүмат алды. Теоретик өлеш практик эш белән үрелеп барды: укытучылар үз куллары белән күн материалын эшкәртү алымнарын сынап карады, казан җөен башкару үзенчәлекләрен үзләштерде.
Чара укыту форматы белән генә чикләнмичә, иҗади мохит тә тудырды. Кайбер укытучылар, алган тәҗрибәне дәвам итеп, буш вакытларында күн эшләнмәләре ясау теләге белдерде. Бу исә милли һөнәрләрнең яңа шартларда да үсеш алу мөмкинлеген күрсәтә.
Лилия Сәгъдиева,
чит телләр укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев