Арчада ДАИ бүлекчәсе белән профилактик рейд үтте
Юлда - балалар: контроль астында
Балаларга карата игътибар аеруча мөһим: Арчада ДАИ бүлекчәсе белән профилактик рейд үтте.
Кар бетү белән, аеруча язгы каникул көннәрендә, балалар урамга, ә анда инде юлларга, күбрәк чыга. Нәкъ менә шушы чорда юл-транспорт иминлеге мәсьәләсе аеруча кискен тора. Арча районында үткәрелгән чираттагы профилактик рейд моны тагын бер кат раслады.
Арча эчке эшләр бүлегенең ДАИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә узган чараның төп максаты — балалар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне тикшерү генә түгел, ә аңлату эшләрен көчәйтү иде. Рейд барышында җәяүле балалар, велосипедчылар һәм мототранспорт белән идарә итүче яшүсмерләр игътибар үзәгендә булды.
Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, кагыйдә бозу очраклары, кызганыч, бар. Кайбер балалар юлны тиешсез урыннан чыга, светофор сигналларын санга сукмый. Әмма кагыйдәләрне төгәл белгәннәре һәм үтәгәннәре күбрәк.
- Светофорның яшел уты янгач кына юлны аркылып чыгарга кирәк. Безгә бу хакта мәктәптә дә өйрәтәләр, әни дә гел кабатлап тора, - диде Арча үзәгендә светофорның яшел уты янганын көтеп торганда өченче сыйныф укучысы Самат. - Теләсә кайсы урыннан юл аркылырга ярамый. Аның өчен "зебра"лар бар.
Тиешсез урында юлдан йөгереп чыгып киткәннәре дә очрады. Бу юлы исемнәрен әйтмибез, үзләре дә уңайсызланып калды. Шуна гына басым ясыйсы килә - аларга кем үрнәк күрсәтә соң? Арча үзәгендә юлда аркылы-торкылыга йөриләр. Машина килеп җиткән, исләре дә китми. Трамвай түгел, әйләнеп үтәр, янәсе. Ә үтмәсә? Җитмәсә әле, балалар белән булганнары да очрады. Балалардан таләп иткәнче, өлкәннәрнең үзләренә юл хәрәкәте кагыйдәләре турында онытмаска иде.
Машина йөртүчеләр арасында җәяүлеләргә юл бирмәү очраклары да булып тора. "Зебра" да бит әле! Яннан чыжылдап үтеп китәләр. Үзебездә үк ике кыз баланы бәрдерү очрагы теркәлде. Икесе дә тән җәрәхәтләре алды. Беркөнне генә коляскада бала белән юл аркылырга торган яшь хатын коляскасын тартып алырга өлгерде. Бу да "Зебра" да, спорт комплексы турысындагы тукталыш янында. Машина йөртүчеләр игьтибарлырак һәм җаваплырак булсын иде.
Велосипедчылар арасында да куркынычсызлык таләпләрен үтәмәүчеләр очрый: шлемсыз йөрү, караңгы вакытта яктылык кайтаргыч элементларсыз хәрәкәт итү — иң киң таралган хаталар. Бу көнне дә бер төркем велосипедчылар очрады. Дөрес, алар барысы да велосипедтан төшеп, "зебра"дан үтте.
Әмма аеруча борчу тудырганы — мототранспорт белән идарә итүче яшүсмерләр. Кайберләре тиешле документларсыз, саклану чараларыннан башка юлга чыга. Бу исә аларның гомерен һәм сәламәтлеген җитди куркыныч астына куя.
ДАИ бүлекчәсе инспекторлары мәктәпләрдә булып, ата-аналар җыелышларында катнашып, балалар, ата-аналар белән әңгәмәләр үткәрә, киңәшләр бирә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүнең әһәмиятен мисаллар белән аңлата.
-Балаларга кагыйдәләрне бер генә тапкыр әйтү җитми. Даими искәртеп торырга кирәк, — ди алда телгә алынган Саматның әнисе. - Без үзебез дә үрнәк булырга тиеш. Кайчак олыларның үзләре дә кагыйдә боза..
- Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен кечкенәдән өйрәтегез. Юлны бары тик билгеләнгән урыннардан гына чыгарга гадәтләндерегез. Велосипедта йөргәндә шлем һәм саклану чаралары куллануны мәҗбүри итегез. Караңгы вакытта яктылык кайтаргыч элементлар куллануны онытмагыз. Мототранспортка утыру өчен тиешле яшь һәм документлар булу зарур икәнен аңлатыгыз, - диде ДАИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов.
Мондый рейдлар — контроль чарасы гына түгел, ә иң элек кисәтү, аңлату эше. Балаларның иминлеге — уртак җаваплылык. Алда озын җәйге каникуллар. Алар күңелле генә түгел, хәвеф-хәтәрсез дә узсын өчен һәркем үз өлешен кертергә тиеш. Имин юллар сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев