erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Айрат Хәйруллин Татарстан Премьер-министрының ярдәмчесе булды

Ясалма фәһем технологиясен үстерү - төп бурыч

ТР Дәүләт идарәсенең Санлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының элеккеге җитәкчесе Айрат Хәйруллин штаттан тыш нигездә Татарстан Премьер-министры ярдәмчесе булды

Бу сыйфатта ул республикада ясалма фәһем технологияләрен үстерү һәм кертү буенча ведомствоара комиссия составына кертелгән.

 Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада ясалма фәһем технологияләрен булдыру, үстерү һәм кертү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия төзү турындагы указга кул куйды.

Яңа коллегиаль орган ясалма фәһем технологияләрен булдыру, үстерү һәм кертү өлкәсендә дәүләт сәясәтен формалаштыруга һәм гамәлгә ашыруга килешенгән алымнар эшләүне координацияләү белән шөгыльләнәчәк.

Комиссия рәисе итеп Рөстәм Миңнеханов үзе билгеләнде. Аның урынбасарлары итеп Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов билгеләнде. Җаваплы секретарь – ТР Рәисе ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, - дип хәбәр итә "Ютазы таңы" "Татар информ"га таянып.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре