erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ак яулыклы ак әби

22 июньдә Нәкыя апа Солтановага 94 яшь тула. Туган көнен ул балалары, оныклары, оныкчыклары белән үткәрәчәк

Ә көне... Иртән илебезгә немец гаскәрләре басып кергән көнне аңа унбер яшь туласы була.

Арчаның Вахитов урамы иң борынгы һәм озын урамнарның берсе. Заманында капка төбе саен ак яулыкларын дүрт почмаклап бәйләп әбиләр, түбәтәйләрен кыңгыр салып бабайлар утыра иде. Йорт яннарыннан үткән саен күз капка төбендәге буш эскәмияләргә төшә һәм йөрәк әллә нишләп китә.

Нәкыя апа кечкенә генә буйлы, әле дә кызлар кебек нәфис гәүдәле, матурлыгын югалтмаган, кетердәп торган ак яулыгын дүртпочмаклап бәйләп куйган ак әби. Элегрәк капка төбендә еш очрый иде. Туктап, хәлләрен белеп үтәбез. Шул чакта йөзендәге якты елмаю аны тагын да яшәртеп җибәргәндәй тоела иде. Соңгы вакытта күренми башлады Нәкыя апа. Үтеп барган саен күз шул якка төшә, ә капка төбе... буш. Елмаеп тирә-юньне күзәтеп торган ак әбиебез кая киткән?

– Нәкыя апаны күрәсе килә иде, – дидем беркөнне кызы Эльвирага. – Бүген кереп чыксам, ничек булыр икән?

Бераздан Эльвира шалтыратты.

– Керегез, әйттем мин аңа. Тик оныта күрмәгез, ул сезне көтеп тора инде, – диде.

Ишек шакуга май кояшыдай балкып Нәкыя апа үзе килеп чыкты. Бер дә үзгәрмәгән, күз тимәсен, шул ук матур йөз, зифа гәүдә...

– Кая инде, еллар үзенекен итә ул. Күз күрсә дә, колаклар начаррак ишетә. Аяклар хәзер йөгереп йөрергә ирек бирми. Таягым – юлдашчым, – диде ул, юк, зарланып түгел,  елмаеп. – Уңайсыз инде бу яшькә кадәр яшәгәнгә. Күршеләрдән берәү дә калмады, диярлек бит.

Аның шундый җитди итеп әйткән бу сүзләреннән елмаеп куйдым.

– Аллаһы Тәгалә озын гомер биргән икән, кадерен белеп яшәргә кирәк. Тормышлар бик рәхәт бит, – дидем.

Кадер-хөрмәттә яши Нәкыя апа Солтанова. Улы Марат, килене Роза тәрбиясендә. Оныклары янында бөтерелеп йөри. Кызы Эльвира көн дә диярлек әнисенең хәлен белергә кереп чыга, Венерасы да Арчада яши, үзе лаеклы ялда инде, ул да әнисе янында еш кунак. Менә әле туган көненә Санкт-Петербургта яшәгән улы Марсның кайтуын көтә ана.

– Ике кыз, ике ул үстерде. Сигез оныгы, җиде оныгының баласы бар инде. Бик бай безнең әни, – диде Эльвира. – Әти генә юк. 1983 елда вафат булды. Безнең өчен ул да сөенер иде. Аларның йөзләренә кызыллык китермәскә тырыштык.

Бик күпне күргән Нәкыя апа. Сикәлтәле озын гомер юллары аша бүгенге бәхетле тормышка килеп җиткән. Балачагы ятимлектә үтсә, яшүсмер чоры сугыш елларына туры килгән, яшьли тол калган. Аннан эш, эш, эш...  Балаларны аякка бастырырга, кеше итәргә кирәк бит. Һәм менә, тырышлыгы, әрсезлеге, үҗәтлеге, үз-үзен аямый эшләвенең нәтиҗәсе – бәхетле картлык, балалары игелеге.

– Балаларым бик әйбәт булды. Алар минем ярдәмчеләрем, сердәшчеләрем, бәхетем, шатлыгым, – диде Нәкыя апа. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

1930 елда Саба районы Өчиле авылында өч малайга бер кыз булып туа ул. Мин өченче бала идем. Әни вафат булганда миңа өч, әти үлгәндә җиде яшь иде. Әти өйләнеп карады. Ташкенттан кайткан бер хатынны алды. Өйдә ашарга беткәч, ул безне ташлап китеп барды. Ике абый, бер энем бер-беребезне карап үстек, – диде Нәкыя апа. – Сугыш вакытында безнең өйгә эвакуацияләнеп кайткан еврейларны керттеләр. Без туганнарга күчтек. Әтинең икенче хатынының кызы Мәскәүдән эвакуацияләнеп кайтты. Һәм ул безне бик нык карады. Күлмәкләренә, итәкләренә кадәр сатып ашатты. Абыйны безне карый, дип сугышка алмадылар. Ул паспорт алу белән эшкә чыгып китте.

Кечкенә буйлы, чандыр гәүдәле кыз бала унике яшеннән эшкә җигелә. Колхозда төрле эшкә йөри, уракка чыга, фермада дуңгызлар, сарыклар карый. Тамак ачканда ярый әле кычыткан бар. Тырыш кызны авыл егете Минзаһит күреп ала.

– Авылга кияүгә чыкканга карап анда озак яшәмәдек. Кулга паспорт алу белән Мурманскига шахтага чыгып киттек. Ике балабыз туды. Марс Мурманскида, Венера Түбән Тагилда. Шунда Минзаһитнең өстенә таш төште, эшкә яраксыз булып калды. Пенсия акчасына гына дүрт кешелек гаиләне туендырып булмый, дип, авылга кире кайттык. Аннан Арчага күчтек. Безнең “Урал” мотоциклы бар иде. Шуны сатып, 25 мең сумга йорт алдык. Хәзер улым Марат зурайтып бетергәч тә, ул чакта кечкенә генә иде ул. Тагын ике бала туды. Сыйдык. Эшләдем дә эшләдем. Минзаһит үлгәндә төпчегебезгә унөч яшь иде. Аларны үстерергә кирәк иде, – диде тыл ветераны.

Гомере буе почтада эшли Нәкыя Солтанова. Башта җыештыручы була, аннан телеграммалар өләшеп йөри, газета-журналларны аралау бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыга. Тыл ветераны буларак

почта коллективы аны әле дә онытмый, хөрмәтләп тора. Балалар да үсеп җитә. Венера оста кисүче иде, хәзер лаеклы ялда, Марс Санкт-Петербургның бер районында авыл җирлеге башлыгы булды, ул да пенсиядә, Мараты төзелешнең бөтен төр эшен белгән алтын куллы кеше, йортларын да күз явын алырлык итеп үзе ясап чыкты, Эльвира район хакимиятендә эшли.

– Балалар үзләре бик тырышты. Марс укыганда стипендиясен миңа алып кайтып бирде, үзе төнге сменаларда эшләп, шул акчага яшәде. “Әни, имтиханны тапшыра алмасам, ташлыйм да кайтам”, – дип китә, әйбәт кенә биреп кайта. Шулай итә-итә укыды. Башлы бала булды.

Нәкыя апа үзе дә тик тормый. Ул вакытта эшләгән өчен күпме генә түлиләр иде соң? Чебиләр, терлекләр бик күп асрый, бакчасын карый.

– Иртә таңнан эшкә барганчы чиләк-көянтә белән бардага төшеп китә идек бит. Хәзер берсе дә кирәк түгел. Гомер шулай эш белән үткән инде, – ди ул.   

– Әни безнең тик тора торган кеше түгел. Әле дә тәмле чәйләр, ризыклар белән сыйлый, – ди Эльвира. – Газета-журналларга яздырта, район газетасын бик яратып укый. Элегрәк, күзләре яхшы күргәндә, китаплар да укый иде.

Бу сүзләргә Нәкыя апа елмаеп куйды. “Хәзер бик йөреп булмый шул инде. Аяклар ирек бирми, кан басымы күтәрелергә генә тора” – диде.

Заманында җир җимертеп йөргән, тормыш йөген тартып барган, балаларны аякка бастырган Нәкыя Солтанова әле дә сер бирми. Урамга чыгып йөрмәсә дә, өй тирәсендә тырыша әле.

– Әйдә, өстәл янына, чәй эчеп китәрсең, – дип мине дә чакырды ул.

Нәкыя апаның шулай көр күңелле, әле дә җиңел хәрәкәтле, йомшак телле, ягымлы чырайлы булуы үзе күңелгә рәхәтлек бирә. 22 июнь көнне балалары аның туган көнен билгеләп үтәчәк. Ана өчен бәһасез бүләк – балалары, оныклары, оныкчыкларының якын итеп котларга килүе.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев