22 июнь 2024 яңалыклары
-
Иннополис университеты пилотсыз авиация системалары өлкәсендә белгечләр укыта башлый
Татарстанның Иннополис университеты «Пилотсыз авиация системалары өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында «Илкүләм технологик инициатива университеты 2035» автоном коммерцияле булмаган оешма («Университет 2035») тарафыннан сайланып, аның нигезендә белем бирүче провайдерларның берсе булды. Әлеге проект кысаларында укыту бәясенең 90 проценты дәүләт тарафыннан финанслана. Хәзерге вакытта өч юнәлеш буенча курсларга алдан язылу бара: җитештерү, эксплуатация, пилотсыз авиация системаларын эшләү.
-
Арчада Бөек Ватан сугышында катнашучыларны искә алу митингы булды
22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Сугыш корбаны булганнарны искә алып, мәңгелек дан һәйкәле янында плар рухына чәчәкләр салынды.
-
Абрикостан кайнатма рецепты
Бу рецепт буенча әзерләсәгез, хуш исле һәм алтынсу төстәге кайнатма белән сыйланырсыз.
-
Без сокланабыз сезгә!
Республиканың пенсионерлар берлеге ел да Казанда спартакиада кысаларында спорт ярышлары оештыра
-
Быел Арча районында 15 мәктәп яны лагеры эшләде
Арча районындагы мәктәп яны лагерьларында быел 15 мәктәптә 830 бала ял итте.
-
Ак яулыклы ак әби
22 июньдә Нәкыя апа Солтановага 94 яшь тула. Туган көнен ул балалары, оныклары, оныкчыклары белән үткәрәчәк
-
Хәтер яшәсен дисәк...
22 июнь иртәсе – бик күпләрнең алга куйган максатларын, хыялларын чәлпәрәмә китергән көн. Бөек Ватан сугышы барлык гаиләләргә дә кайгы-хәсрәт китергән, хатыннарны тол, балаларны ятим, ата-аналарны ул-кызсыз калдырган. Сугыштан исән-сау кайтучыларның да күбесе гарип, кул-аяксыз калган. Ләкин алар – исән.